Эчтәлек

 

1963 елда нигез салына. 1952 елда бу территориядә В.И.Ленин исемендәге Казан җитен комбинатының филиалы “Пенькозавод” оештырыла (1990 елда ябыла).

Оешкан көненнән – Тәтеш, 1964 елның 4 мартыннан Апас районында.

Хәзер Каратун авыл җирлеге составына керә.

Поселокта “Свияга” авыл хуҗалыгы предприятиесе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, “Апас авыл хуҗалыгы техникасы”, “Сельхозснаб” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләр, “Ак Барс” МТК (Машина-технология компаниясе) җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең 2 нче филиалы эшли, “Сельхозтехника” район берләшмәсе офисы, “Свияга” авыл хуҗалыгы предприятиесе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең ремонт остаханәләре һәм складлары, “Яшел Үзән йөк автотранспорты предприятиесе” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең Апас филиалы, “Стиф” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять урнашкан.

2007 елга кадәр поселокта башлангыч мәктәп эшли.

“Ләйсән” балалар бакчасы (2014 елдан), фельдшер-акушерлык пункты, “Сәфәр” мәчете (2013 елдан) бар.

Халык саны

1970 елда – 109,
1979 елда – 192,
1989 елда – 490,
2002 елда – 566,
2010 елда – 558,
2015 елда – 575 кеше (татарлар – 79%).