Авыл 1647–1651 еллардан мәгълүм.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук тимерчелек һәм ат дирбиясе ясау кәсепчелеге тарала.

XX йөз башында авылда мәчет, мәдрәсә, 2 җил тегермәне, 2 тимерче алачыгы, 5 бакалея кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1299,6 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Тәтеш өязе Черки-Килдураз волостенда. 1920 елдан ТАССРның – Тәтеш, 1927 елдан Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Апас, 1963 елның 1 февраленнән – Буа, 1964 елның 4 мартыннан Апас районында.

Хәзер Коштаулы авыл җирлеге үзәге.

1932 елдан – “Үрнәк” авыл хуҗалыгы артеле, 1949 елдан – Мичурин исемендәге колхоз, 1964 елдан – “Ялкын” колхозы, 1990 елдан – “Маяк” колхозы, 1996 елдан – “Маяк” авыл хуҗалыгы кооперативы, 2004 елдан – “Әнәле” авыл хуҗалыгы предприятиесе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, 2011 елдан “Свияга” авыл хуҗалыгы предприятиесе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять составында. Халкы күбесенчә шул җәмгыятьтә эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

1980–2003 елларда авылда май заводы, башлангыч мәктәп эшли. Балалар бакчасы, мәдәният йорты, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (1991 елдан) бар.

Авылның көньяк читендә  “Изгеләр чишмәсе” бар, 1990 еллар ахырында төзекләндерелә.

Авыл тирәсендә археология истәлеге табыла: Коштаулы авыллыгы (болгар чоры).

Күренекле кешеләре

Б.И.Ибраһимова (1905 –1996) – ТАССР Югары Советы депутаты (1947 елда), 1937–1947 елларда “Үрнәк”, “Комсомол”, Нариманов исемендәге колхозларны җитәкли.

Халык саны

1782 елда – 82 ир заты;
1859 елда – 608,
1897 елда – 800,
1908 елда – 940,
1920 елда – 831,
1926 елда – 510,
1938 елда – 522,
1949 елда – 392,
1958 елда – 327,
1970 елда – 278,
1979 елда – 244,
1989 елда – 155,
2002 елда – 164,
2010 елда – 145,
2015 елда – 146 кеше (татарлар).