Авылга XVII йөздә нигез салына.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук тимерчелек кәсепчелеге тарала.

XX йөз башында авылда мәчет, 2 су һәм җил тегермәне, тимерче алачыгы, 7 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1015,6 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Тәтеш өязе Шәмбалыкчы волостенда. 1920 елдан ТАССРның – Тәтеш, 1927 елдан Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Апас, 1963 елның 1 февраленнән – Буа, 1964 елның 4 мартыннан Апас районында.

Хәзер Болын-Балыкчы авыл җирлеге составына керә.

1930 елдан – “Комбайн” авыл хуҗалыгы артеле, 1952 елдан – Будённый исемендәге колхоз, 1958 елдан – Чапаев исемендәге колхоз, 1963 елдан – “Ракета” колхозы, 1994 елдан – “Ракета” крәстиян хуҗалыклары ассоциациясе, 1999 елдан – Рәхимов исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, 2003 елдан – “Башак” крәстиян-фермер хуҗалыгы, 2007 елдан Рәхимов исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять составында. Халкы күбесенчә шул җәмгыятьтә эшли, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

2012 елга кадәр авылда башлангыч мәктәп эшли.

Клуб, фельдшер-акушерлык пункты, китапханә, мәчет (1992 елдан) бар.

Күренекле кешеләре

М.Г.Зиннуров (1908–1976) – корыч коючы, СССР Дәүләт бүләге лауреаты, ике Ленин һәм Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары кавалеры;

Р.К.Таһиров (1931 елда туган) – авиация двигательләре төзү өлкәсе галиме, техник фәннәр докторы, СССР МСның  профессор Н.Е.Жуковский исемендәге премиясе лауреаты;

Ә.М.Маликова (Шәфигуллина) (1930 елда туган) – пресслаучы, Социалистик Хезмәт Герое, Ленин ордены кавалеры.

Халык саны

1782 елда – 46 ир заты;
1859 елда – 380,
1897 елда – 474,
1908 елда – 973,
1920 елда – 1007,
1926 елда – 965,
1938 елда – 701,
1949 елда – 610,
1958 елда – 473,
1970 елда – 379,
1979 елда – 290,
1989 елда – 255,
2002 елда – 255,
2010 елда – 209,
2015 елда – 204 кеше (татарлар).