Эчтәлек

Поселокка 1943 елда нигез салына.

Оештырылган көннән Апас районында. 1963 елның 1 февраленнән – Тәтеш, 1964 елның 4 мартыннан Апас районында.

Хәзер Каратун авыл җирлеге составына керә.

1939 елда – “Заготзерно” предприятиесе, 1994 елда “Каратун ашлык кабул итү предприятиесе” ачык акционерлык җәмгыяте оештырыла. Халкы күбесенчә “Каратун ашлык кабул итү предприятиесе” ачык акционерлык җәмгыятендә, “Татавтодор” ачык акционерлык җәмгыятендә, Рәхимов исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә, “Апасагрохимсервис” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә, “Татнефтепродукт” ачык акционерлык җәмгыятенең (1940 елларда нефть базасы буларак төзелә) Буа филиалы Каратун участогында эшли.

Поселокта фельдшер-акушерлык пункты, май заводы, элеватор, “Нәҗиб” мәчете (2008 елдан) бар.

Халык саны

1958 елда – 133,
1970 елда – 243,
1979 елда – 295,
1989 елда – 245,
2002 елда – 431,
2010 елда – 437,
2015 елда – 432 кеше (татарлар).