Эчтәлек

Поселокка 1942 елда тимер юл төзелеше тәмамланганнан соң нигез салына.

Оештырылган көннән – Апас, 1963 елның 1 февраленнән – Тәтеш, 1964 елның 4 мартыннан Апас районында.

Хәзер Каратун авыл җирлеге составына керә.

1942 елда – “Заготзерно” ашлык кабул итү пункты (ике амбар Тәтештән күчерелә), 1946–1962 елларда складлар, 1998 елда он тарту цехы төзелә.

1945 елда тимер юл буйлап пассажир поездлары йөри башлый. 1952 елда вокзал бинасы төзелә.

1957 елда поселокта башлангыч мәктәп ачыла, 1989 елда урта мәктәп (яңа бина төзелә) итеп үзгәртелә.

Балалар бакчасы, мәдәният йорты, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты, “Сәфәр” мәчете (1992 елдан) эшли.

Поселокта “Татнефтепродукт” ачык акционерлык җәмгыятенең (нефть базасы 1945 елда төзелә) Буа филиалы Каратун участогы, “Каратун ашлык кабул итү предприятесе” ачык акционерлык җәмгыяте, “Хлебница” икмәк-күмәч пешерү цехы (“Җитештерү фондлары” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять), “Ак Барс холдинг компаниясе” ачык акционерлык җәмгыяте бар.

Халкы күбесенчә  “Каратуннефтепродукт” ачык акционерлык җәмгыять филиалында, “Татнефтепродукт” холдинг компаниясендә, “Каратун ашлык кабул итү предприятесе” ачык акционерлык җәмгыятендә, “Апасагрохимсервис” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә, “Вторчермет” берләшмәсендә эшли.

Халык саны

1958 елда – 258,
1970 елда – 489,
1979 елда – 715,
1989 елда – 894,
2002 елда – 1156,
2010 елда – 1116,
2015 елда – 1135 кеше (татарлар).