- РУС
- ТАТ
Карамасар Татарстанның Апас районындагы авыл. Шәһәр тибындагы Апас поселогыннан 33 км төньяктарак, Казан – Ульяновск автомобиль юлы буенда урнашкан
Авылга XVII йөздә нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Кармаса исеме белән дә билгеле.
XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек.
XX йөз башында авылда мәчет, тимерче алачыгы, 2 вак-төякләр кибете эшли.
Авыл җәмәгатенең имана җире 1317 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Зөя өязе Иваново волостена керә, 1920 елдан ТАССРның Зөя кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Ульянково, 1927 елның 1 августыннан – Кайбыч, 1963 елның 1 февраленнән – Буа, 1964 елның 4 мартыннан Апас районында.
Хәзер Югары Акхуҗа авыл җирлеге составында.
1930 елдан – “Мәгариф” колхозы, 1958 елдан – Җәлил исемендәге колхоз, 1993 елдан – “Җәлил” авыл хуҗалыгы предприятиесе, 1998 елдан – “Кызыл Тал” ширкәте, 2003 елдан – “Апас” ширкәте (соңрак авыл хуҗалыгы предприятиесе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять итеп үзгәртелә), 2011 елдан – “Свияга” авыл хуҗалыгы предприятиесе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять составына керә. Халкы күбесенчә шул җәмгыятьтә эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге, сарык асрау белән шөгыльләнә.
2012 елга кадәр авылда башлангыч мәктәп эшли.
Балалар бакчасы, клуб, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (1994 елдан) бар.
Габдрахман В.Ильясов (Р.Ильяс) (1908–1942) – язучы, Бөек Ватан сугышында катнашучы;
Габдулла В.Ильясов (1905– 1938) – язучы, гаепсез репрессияләнә;
Г.Х.Хуҗиев (Г.Хуҗи) (1912–1966) – шагыйрь, Бөек Ватан сугышында катнашучы, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры.
1782 елда – 96 ир заты;
1859 елда – 573,
1897 елда – 972,
1908 елда – 1148,
1920 елда – 983,
1926 елда – 782,
1938 елда – 803,
1949 елда – 643,
1958 елда – 624,
1970 елда – 570,
1979 елда – 519,
1989 елда – 299,
2002 елда – 317,
2010 елда – 271,
2018 елда – 279 кеше (татарлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.