- РУС
- ТАТ
Татарстанның Апас районындагы авыл. Шәһәр тибындагы Апас поселогыннан 12 км көньяк-көнчыгыштарак, Үләмә елгасының сул кушылдыгы буенда урнашкан
Авылга XVII йөздә нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Йомралы исеме белән дә билгеле.
XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек.
XX йөз башында мәчет, мәдрәсә, җил тегермәне, 2 вак-төякләр кибете эшли.
Авыл җәмәгатенең имана җире 1002,7 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Тәтеш өязе Олы Шәмәк волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Тәтеш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Апас, 1963 елның 1 февраленнән – Тәтеш, 1964 елның 4 мартыннан Апас районында.
Хәзер Иске Йомралы авыл җирлеге составында.
1927–1933 елларда – “Набор” авыл хуҗалыгы кооперативы, 1952 елга кадәр – Энгельс исемендәге колхоз, 1994 елдан – “Таң” крәстиян хуҗалыклары ассоциациясе, 2003 елдан – “Әнәле” авыл хуҗалыгы предприятиесе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, 2011 елдан – “Свияга” авыл хуҗалыгы предприятиесе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять составына керә. Халкы күбесенчә шул җәмгыятьтә эшли, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.
Клуб, фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (1997 елдан) бар.
1782 елда – 84 ир заты;
1859 елда – 403,
1897 елда – 627,
1908 елда – 688,
1920 елда – 675,
1926 елда – 503,
1938 елда – 632,
1949 елда – 375,
1958 елда – 412,
1970 елда – 443,
1979 елда – 335,
1989 елда – 267,
2002 елда – 202,
2010 елда – 161,
2015 елда – 150 кеше (татарлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.