- РУС
- ТАТ
Тиңкә-Идрәс. Татарстанның Апас районындагы авыл. Шәһәр тибындагы Апас поселогыннан 8 км көньяк-көнчыгыштарак, Үләмә елгасының сул кушылдыгы буенда урнашкан
Авылга XVII йөзнең икенче яртысында нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Идрәс-Тенишево исеме белән дә мәгълүм.
XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук күн аяк киеме, баш киеме тегү кәсепчелеге тарала.
XX йөз башында мәчет, мәктәп, 2 җил тегермәне, ярма яргыч, 2 вак-төякләр кибете эшли.
Авыл җәмәгатенең имана җире 973,6 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Тәтеш өязе Ильинка-Шонгыт волостена керә. 1920 елдан ТАССРның – Тәтеш, 1927 елдан Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Апас, 1963 елның 1 февраленнән – Тәтеш, 1964 елның 4 мартыннан Апас районында.
Хәзер Ишеево авыл җирлеге үзәге.
1931 елдан – “ВИЛ” авыл хуҗалыгы артеленә, 1950 елдан – Ильич исемендәге колхоз, 1964–1983 елларада – Энгельс исемендәге колхоз, 1989 елдан – Фрунзе исемендәге колхоз, 1994–2000 елларда – Фрунзе исемендәге авыл хуҗалыгы кооперативы, 2003 елдан – “Свияга” авыл хуҗалыгы предприятиесе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять составына керә. Халкы күбесенчә шул җәмгыятьтә эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.
2012 елга кадәр авылда башлангыч мәктәп эшли.
Мәдәният йорты, фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (1997 елдан) бар.
1782 елда – 86 ир заты;
1859 елда – 353,
1897 елда – 705,
1908 елда – 743,
1920 елда – 799,
1926 елда – 573,
1938 елда – 545,
1949 елда – 398,
1958 елда – 342,
1970 елда – 314,
1979 елда – 302,
1989 елда – 211,
2002 елда – 191,
2010 елда – 168,
2015 елда – 161 кеше (татарлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.