Авылга XVI йөзнең икенче яртысында нигез салына.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек.

XX йөз башында мәчет, җил тегермәне, ярма яргыч, 5 вак-төякләр кибете була.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1289 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Тәтеш өязе Иске Барыш волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Тәтеш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Апас, 1963 елның 1 февраленнән – Тәтеш, 1964 елның 4 мартыннан Апас районында.

Хәзер Әлмәндәр авыл җирлеге составына керә.

Авыл 1930 елдан – “Мәгариф” колхозы, 1958 елдан – Ленин исемендәге колхоз, 1994 елдан – Ленин исемендәге авыл хуҗалыгы кооперативы, 2003 елдан – “Әнәле” авыл хуҗалыгы предприятиесе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, 2011 елдан “Свияга” авыл хуҗалыгы предприятиесе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять составына керә.

Халкы күбесенчә кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

2010 елга кадәр авылда башлангыч мәктәп эшли. Балалар бакчасы, клуб, фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (1995 елдан) бар.

Күренекле кешеләре

С.Х.Вәлиев (1894–1955) – СССР Югары Советы депутаты (1950–1954 елларда), Хезмәт Кызыл Байрагы һәм “Почёт билгесе” орденнары кавалеры;

Г.Г.Хафизов (1956 елда туган) – тарих фәннәре докторы, профессор, Татарстан һәм татар авыллары тарихы, татар интеллигенциясенең мәдәни-мәгърифәтчелек эшчәнлеге турында хезмәтләр авторы;

Р.Г.Хафизов (1966 елда туган) – стоматолог ортопед, медицина фәннәре докторы, профессор.

Халык саны

1859 елда – 480,
1897 елда – 899,
1908 елда – 1045,
1926 елда – 490,
1938 елда – 446,
1949 елда – 320,
1958 елда – 333,
1970 елда – 367,
1979 елда – 314,
1989 елда – 249,
2002 елда – 211,
2010 елда – 169,
2015 елда – 145 кеше (татарлар).