- РУС
- ТАТ
Татарстанның Апас районындагы авыл. Шәһәр тибындагы Апас поселогыннан 29 км көнбатыштарак, Бола елгасы буенда урнашкан
XVII йөзнең икенче яртысында нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Уразлы-Чәтбаш исеме белән дә билгеле.
XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек.
XX йөз башында авылда мәчет, мәдрәсә, вак-төякләр кибете эшли.
Авыл җәмәгатенең имана җире 850,2 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Тәтеш өязе Урта Балтай волостенда. 1920 елдан ТАССРның – Тәтеш, 1927 елдан Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Апас, 1963 елның 1 февраленнән – Буа, 1964 елның 4 мартыннан Апас районында.
Хәзер Кызылтау авыл җирлеге составына керә.
1930 елдан – “8 март” авыл хуҗалыгы артеленә, 1941 елдан – “Марс” колхозы, 1943 елдан – “1 май” колхозы, 1964 елдан – “Байрак” колхозы, 1994 елдан – “Байрак” авыл хуҗалыгы кооперативы, 2004 елдан – “Әнәле” авыл хуҗалыгы предприятиесе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, 2011 елдан – “Свияга” авыл хуҗалыгы предприятиесе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять составына керә. Халкы күбесенчә шул җәмгыятьтә эшли, кырчылык, дуңгыз асрау белән шөгыльләнә.
Авылда клуб, фельдшер-акушерлык пункты бар.
Ә.Ш.Садриев (1935 елда туган) – тарихчы-төбәкне өйрәнүче, ТРның атказанган мәктәп укытучысы, Россия Хәрби-тарих фәннәре академиясе мөхбир әгъзасы.
1782 елда – 54 ир заты;
1859 елда – 330,
1897 елда – 495,
1908 елда – 690,
1920 елда – 737,
1926 елда – 550,
1938 елда – 492,
1949 елда – 348,
1958 елда – 290,
1970 елда – 252,
1979 елда – 159,
1989 елда – 101,
2002 елда – 71,
2010 елда – 45,
2015 елда – 39 кеше (татарлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.