- РУС
- ТАТ
Татарстанның Алексеевск районындагы авыл, шәһәр тибындагы Алексеевск поселогыннан 7 км көньяк-көнбатыштарак урнашкан
Авылга XVIII йөздә нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Провальная Яма исеме белән дә билгеле.
1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә (алпавытлардан соңгысы – Түбән Новгород дәүләт милке идарәчесе, генерал-майор П.Н.Арцыбашев). Халкы игенчелек, терлекчелек, тегүчелек белән шөгыльләнә.
1895 елда авыл үзәгендә Провал карст күле барлыкка килә (озынлыгы 60 м, киңлеге 50 м, казанлыгының җир өслегеннән тирәнлеге 20 м, күлнең тирәнлеге 3,6 м кадәр, 1978 елда ТРның табигать истәлеге статусын ала).
ХХ йөз башында авылда вак-төякләр кибете эшли.
Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 119 дисәтинә тәшкил итә. Авыл Сергиевское авылы приходына карый.
1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Лаеш өязе Алексеевск волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Чистай кантонында.
1930 елның 10 августыннан – Алексеевск, 1963 елның 1 февраленнән – Чистай, 1964 елның 4 мартыннан Алексеевск районнарында.
Хәзер Алексеевск шәһәр җирлегенә керә.
Совет заманында авыл «Кызыл Шәрекъ» совхозы бүлекчәсе була.
1859 елда – 334,
1897 елда – 251,
1908 елда – 241,
1920 елда – 276,
1926 елда – 250,
1938 елда – 234,
1949 елда – 174,
1958 елда – 95,
1970 елда – 77,
1979 елда – 47,
1992 елда – 9 кеше (руслар).
Хәзерге вакытта даими яшәүчеләр юк.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.