Тарихы

Авылга 1710 елларда Базяково авылыннан күчеп килүчеләр нигез сала.

1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә (XIX йөздә алпавытлары – Желтухиннар, Ф.С.Грубер, Ф.А.Каховский) Бу чорда халкы игенчелек һәм терлекчелек, балта эше белән шөгыльләнә.

1886 елда крәстиян И.Балакирев йортында укырга-язарга өйрәтү мәктәбе ачыла. 1894 елда земство мәктәбе итеп үзгәртелә, соңрак үз бинасы төзелә, 1903 елда 27 ир бала һәм 7 кыз бала укый.

ХХ йөз башында авылда 4 җил тегермәне, тимерчелек, тукыма ману остаханәсе, 4 вак-төякләр кибете эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1303,6 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Спас өязе Левашёво волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Спас кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Алексеевск, 1963 елның 1 февраленнән – Чистай, 1964 елның 4 мартыннан Алексеевск районнарында.

Хәзер Войкино авыл җирлегенә керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елларда авыл «Красный луч» колхозына керә, 1981 елдан «Войкино» совхозы составында (1996 – 2002 елларда «Войкино» күмәк предприятиесе).

Халкы күбесенчә «Красный Восток Агро» ачык акционерлык җәмгыяте бүлекчәләрендә эшли (кырчылык, ит-сөт терлекчелеге).

Мәдәният

Авыл янында Имәнкискә культурасы һәм Идел буе Болгар дәүләте чорына караган 4 археология объекты табыла.

Халык саны

1859елда – 664,
1897 елда – 967,
1908 елда – 1175,
1920 елда – 1018,
1926 елда – 694,
1938 елда – 447,
1949 елда – 263,
1958 елда – 273,
1970 елда – 174,
1979 елда – 144,
1989 елда – 65,
2002 елда – 33,
2010 елда – 12,
2015 елда – 17 кеше (руслар).