- РУС
- ТАТ
балалар кардиохирургы, медицина фәннәре докторы (2005)
1956 елның 5 сентябрендә Казанда туа.
Профессор Н.П.Медведев шәкерте.
Казан медицина институтын тәмамлаганнан соң, Казан шәһәренең 6 нчы хастаханәсендә хирург.
1986 елдан Казан медицина университетының 2 нче хирургия кафедрасында, бер үк вакытта (1995 елдан) ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика балалар клиник хастаханәсендә кече яшьтәге балалар кардиохирургиясе бүлеге мөдире.
Хезмәтләре йөрәк зәгыйфьлегенә диагноз кую һәм хирургия юлы белән дәвалауга карый. Миролюбов артерияләр аутовеноз пластикасының яңа ысулларын, яңа туган балаларда тумыштан килгән йөрәк зәгыйфьлегенә тиз арада диагноз кую алгоритмын тәкъдим итә һәм гамәлгә кертә.
Артерияләр аутовеноз пластикасының яңа ысулын уйлап табуга авторлык таныклыгы бар.
Клиника, диагностика и хирургическое лечение пороков сердца. К., 1995 (автордаш);
Пороки у новорожденных. К., 2002 (автордаш);
Врождённые пороки сердца у новорождённых и детей первого года жизни. К., 2008;
Врождённый порок сердца. Трагедия на всю жизнь или временные трудности. К., 2011 (автордаш).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.