Эчтәлек

Гомер еллары: ? — 1379/80.

1370 елларда Хаҗитархан әмире була, үз исеменнән акча суктыра. Үзәк хакимият кризисыннан файдалана; гарәп тарихчысы Ибне Хәлдун мәгълүматы буенча, Хаҗичиркәс хан Мамайны җиңә һәм «аннан Сарайны тартып ала». 1375 ел ахырында Хаҗичиркәс хан хакимияте көчсезләнә, ул Каган бәк тарафыннан Сарай әл-Җәдидтән куыла.

Туктамыш хан белән бәрелештә һәлак була.

Әдәбият

Греков Б.Д., Якубовский А.Ю. Золотая Орда и её падение. М.–Л., 1950; 

Сафаргалиев М.Г. Распад Золотой Орды. Саранск, 1960.

Автор — И.Л.Измайлов