Барлыкка килүләре

Башлыча, Европа илләрендә XVI йөздән киң таралыш ала.

Исеме аксөякләр гаиләсеннән чыккан яшүсмерләр өчен борынгы грек уку йортларыннан алына.

Гимназияләр өчен XV–XVI йөзләрдәге латин мәктәпләре үрнәк итеп алына, аларда яшьләрне университетларга керү өчен әзерлиләр. Латин мәктәбе нигезендә оештырылган гимназияләрдә борынгы телләрне (латин һәм грек) өйрәнүгә дә зур игътибар бирелә.

Беренче гимназия 1538 елда Швециядә ачыла; XIX йөздә гимназияләр Европа дәүләтләренең күп өлешендә киң тарала.

Тулы булмаган курслы уку йортлары (беренче 4 класслы гимназия) прогимназия исемендә йөри.

Россиядә гимназиянең ачылуы

Россиядә беренче гимназия XVIII йөздә ачыла башлый – С.-Петербургта академик гимназия (1726 ел), Мәскәүдә университет гимназиясе (1755 ел), Казан гимназиясе (1758 ел) оештырыла.

Гимназияләр эшчәнлеге «Университетлар ведомствосындагы уку йортлары уставы» (1804 ел, 1828 ел) һәм «Гимназияләр һәм прогимназияләр уставы» (1864 ел, 1871 ел, 1887 ел) нигезендә алып барыла.

1804 елдан гимназияләр барлык губерналарда һәм берничә өяз шәһәрендә ачыла башлый. Европадагы гимназияләр кебек, аларда да укучыларны университетка әзерлиләр.

Укыту бердәм укыту планы буенча алып барыла, элиталы, академик һәм гуманитар юнәлештә булуы белән аерылып тора.

Уку фәннәре исемлегенә борынгы һәм яңа телләр, география, мифология элементлары белән гомуми тарих һәм Ватан тарихы, алгебра, геометрия, статистика, табигый тарих, Илаһи канун, Изге тарих һәм чиркәү тарихы кебек фәннәр кертелгән.

Уку вакыты 1804 елдан – 4 ел, 1828 елдан – 7, 1871 елданн – 8 ел.

1860 еллардан, аерым типтагы урта мәктәп буларак, кыз балалар гимназияләре таралыш ала.

1871 елдан гимназияләр белем бирүнең классик системалы уку йортларына әверелә, алардагы төп уку фәннәре – борынгы телләр һәм математика; гимназия статусы буенча реаль училищеләрдән югарырак була.

XX йөз башында классик белем бирү системасы бетерелә, 1901 елдан латин һәм грек телләрен укыту туктатыла.

1913 елда Россиядә 430 дан артык ир балалар гимназияләре эшли. Казан губернасы территориясендә XX йөз башында 5 гимназия эшли (Казандагы Беренче ир балалар гимназиясе, Казандагы Икенче ир балалар гимназиясе (1835 ел), Казандагы Өченче гимназия (1871 ел), Чистай гимназиясе (1908 ел), Тәтеш гимназиясе (1912 ел).

1918 елда гимназияләр уку йорты төре буларак бетерелә.

1990 елдан РСФСР Мәгариф министрлыгының «Гимназияләр турындагы карар»ы нигезендә яңадан оештырыла башлыйлар.

Гимназия статусы хәзерге законнарда һәм педагогикада ахыргача билгеләнеп бетмәгән, һәм бу исем белән аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнә торган гадәти гомуми белем бирү мәктәпләре йөртелә. Алар арасында гуманитар, табигать-математика, икътисади, техник юнәлештәге гимназияләр аерылып тора.

Гимназияләр укыту, уку-укыту процессын оештыруда төрле вариантлылык белән дә аерыла: сыйныф-дәрес системасы өлешчә курс эшләре белән алыштырыла, сайлап өйрәнелә торган фәннәрнең саны арта, индивидуаль һәм башка төр укыту формалары таралыш ала.

2009 елда Татарстан Республикасында 95 гимназия, шул исәптән 28 татар, 14 рус-татар гимназиясе эшли.

Әдәбият

Алешинцев И.А. История гимназического образования в России (XVIII и XIX вв.). СПб., 1912;

Ганелин Ш.И. Очерки истории средней школы в России во 2-й пол. XIX в. Гимназии и реальные училища с конца XIX в. до Февральской революции 1917. М., 1956;

Педагогическое образование в Казанской губернии в середине XIX – начале XX веков. Казань, 2001;

Ялалов Ф.Г. Национальные гимназии России: методологический аспект. М., 2001.

Автор – Р.Р.Исхакова