Биографиясе

1616 ел, кайбер чыганакларда 1630 еллар тирәсе, Үзбәкстанның хәзерге Кәттәкурган шәһәре янындагы Минкаль төбәге – 1713 ел, кайбер чыганакларда 1723 ел, Искәндәрия шәһәре, Мисыр.

Төрки һәм фарсы телләрендә язган. Таҗетдин Ялчыголның «Рисалә-и Газизә» (1795) китабында һәм К.Насыйриның шуңа таянып язган «Мәҗмуг әл-әхбар» («Хәбәрләр җыелмасы», 1859) әсәрендә бәян ителгән риваяти мәгълүматларга караганда, Аллаһияр Суфи Бохара шәһәрендә иҗат иткән. Ата-бабаларының төп чыгышы Идел буеннан дип уйланыла.

Олыгайган яшьтә Аллаһияр Суфи хаҗ сәфәренә чыга, барышлый Идел буенда, Казан, Болгарда була, кардәш-туганнары белән күрешә. Әмма ул Мәккәгә барып җитә алмый, Искәндәрия шәһәрендә вафат була.

Иҗаты

Төп әсәрләре: «Сөбат әл-гаҗизин» («Гаҗизләргә терәк», 1802), «Морад әл-гарифин» («Укымышлыларның максаты», М., 1858), «Мәсләк әл-мөттәкыйн» («Тәкъвалар юлы», Казан, 1899), «Мәхзән әл-мотыйгыйн» («Күндәмнәрнең хәзинәсе»).

Нигездә суфичылык рухында, Алла гыйшкына мәдхияләр җырлау максаты белән язылган бу әсәрләрдә социаль мотивлар, шәхес иреге, рухи азатлык идеяләре дә яңгыраш таба. «Сөбат әл-гаҗизин» поэмасы исә шигъри бизәкләре, эмоциональ тәэсирлелеге белән XIX йөз татар поэзиясенә үрнәк булып хезмәт итә.

40 тан артык басмасы дөнья күрә. Аллаһияр Суфи әсәрләре күп кенә татар язучыларының иҗатына сизелерлек йогынты ясый. Мәсәлән, татар галиме һәм язучысы Таҗетдин Ялчыгол «Сөбат әл-гаҗизин» әсәренә шәрехләр язып, «Рисалә-и Газизә» китабын иҗат итә. Шул исемдә ул мөстәкыйль әсәр буларак халык арасында киң таралыш таба.

XIX йөз – XX йөз башында әсәрләрнең һәр икесе татар мәктәп һәм мәдрәсәләрендә төрки телдән ярдәмлек сыйфатында файдаланылган.

Әсәрләр

Суфи Аллаһияр. Сөбат әл-гаҗизин (Гаҗизләргә терәк). Казан, 2000.

Әдәбият

Татар әдәбияты тарихы. Казан, 1984. Т.1.

Средневековая татарская литература (VIII – XVIII вв.). Казан, 1999.

Автор – М.В.Гайнетдинов