Тарихы

Авылга 1720 елларда, бригадир А.И.Змиев бирегә башка утарларыннан крәстияннәрне күчергәч, нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Кадыкүл исеме белән дә билгеле.

1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкы игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнә. XVIII–XIX йөзләрдә алпавытлары – Змиевлар, Сахаровлар, Толстойлар, Порюс-Визапурскийлар.

1737 елда газап чигүче Андрей Стратилат һәм Николай Чудотворец хөрмәтенә янкормалары булган таш Происхождение Честных Древ Креста Господня чиркәве төзелә (А.И.Змиев акчасына; барокко стилендә). Гыйбадәт кылулар 1935 елда туктатыла, 1938 елда ябыла, 1990 елларда өлешчә реставрацияләнә. Хәзер эшләми, республика күләмендә мәдәни мирас объекты. Чиркәүдәге Знамение Пресвятой Богородицы иконасы җирле халык тарафыннан ихтирам ителә.

1878 елда земство училищесе ачыла (чиркәү каравылчысы алачыгында бер класс бүлмәле, беренче попечителе – В.В.Обухов, кануннар укытучысы – Н.В.Иовлев, укытучысы – Д.С.Багрянов). Соңрак аерым бина төзелә. 1887 елда училищедә – 33 ир бала һәм 7 кыз бала, 1904 елда 40 ир бала һәм 10 кыз бала укый.

ХХ йөз башында авылда, 7 җил тегермәне, 2 ярма яргыч, кирпеч заводы, 4 вак-төякләр кибете эшли.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Спас өязе Левашёво волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Спас кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Алексеевск, 1963 елның 1 февраленнән – Чистай, 1964 елның 4 мартыннан Алексеевск районнарында.

Хәзер Лебедино авыл җирлегенә керә.

1930 елларда авылда «Память Красина» колхозы оештырыла, 1957 елдан – «Левашёво», 1965 елдан – «Лебедино» совхозлары составында. 1988 елда «Яңа Спас» совхозы бүленеп чыга (1997 елга кадәр эшли).

Халкы күбесенчә «Сөт Иле» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять бүлекчәсендә эшли, кырчылык, сарык асрау, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда балалар бакчасы (2008 елда төзелә), клуб бар. 2013 елга кадәр башлангыч мәктәп эшли.

Авыл янында Идел буе Болгар дәүләте һәм Алтын Урда чоры 2 археология объекты табыла.

1848 елда авылга шагыйрь Н.А.Некрасов килә.

 Чиркәү территориясендә сенатор А.А.Казем-Бек (1844–1894) һәм аның хатыны М.Л.Толстая (1855–1918) җирләнгән.

Халык саны

1782 елда – 378 ир заты;
1920 елда – 1443,
1926 елда – 1173,
1938 елда – 717,
1949 елда – 452,
1958 елда – 288,
1970 елда – 230,
1979 елда – 180,
1989 елда – 151,
2002 елда – 230,
2010 елда – 212,
2015 елда – 233 кеше (руслар).