ТАССР Югары Совет Президиумының 1985 ел 24 июнь Указы белән гамәлгә кертелә.

Татарстан Республикасы Президенты (1991 елга кадәр — ТАССР, ТССР Югары Совет Президиумы) тарафыннан сәламәтлек саклау һәм фармакол. өлкәсендә, кадрлар әзерләүдә һәм әйләнә-тирә мохитне саклауда ирешкән казанышлары өчен урта медицина, фармацевтик персоналы һәм башка хезмәткәрләргә бирелә. Мактау грамотасы һәм күкрәк билгесе белән бергә тапшырыла.

2015 елның 1 гыйнварына бу исемгә 318 кеше лаек була.