Тарихы

Авылга 1700 ел тирәсендә нигез салына. 1740 елда бирегә Зур Тигәнәле авылыннан морза К.Б.Чокинның гаиләсе күчеп килә. Рус чыганакларындагы беренче исеме – Аккозина.

XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре (элекке йомышлы һәм ясаклы татарлар, морзалар, шул исәптән керәшен татарлар) катлавына керә. Бу чорда халкы игенчелек һәм терлекчелек, он тарту һәм йон тетү, сәүдә.

1878–1879 елларда авыл татар крәстияннәре кузгалышлары үзәкләренең берсе була. Казан губернасының Казан, Мамадыш, Спас, Тәтеш һәм Чистай өязләрен колачлый.

Кузгалышка сәбәп – 1878 елның октябрендә Казан губернасының крәстиян эшләре кабулханәсе тарафыннан нәшер ителгән халык җыемнары һәм йөкләмәләре турындагы инструкцияне халыкка җиткерү. Инструкциядә янгынга каршы көрәш һәм җиһазлары белән янгын сарайлары оештыру, корылмаларны мәҗбүри рәвештә иминиятләштерүгә һәм урядниклар, стражниклар, писарьлар, старшиналар тотуга җыемнар, кайсы диндә булуларына карамастан, һәр авыл җәмәгатенең чиркәүләрне һәм чиркәү-приход мәктәпләрен үз хисапларына тотарга тиешлеге карала.

Татарлар инструкцияне көчләп христианлаштыруның яңа этабы буларак кабул итә. Крәстияннәр дәүләт йөкләмәләрен үтәүдән баш тарталар. Кузгалышлар булган районнарга хакимиятләр хәрби частьлар җибәрә. Крәстияннәр кузгалышы солдатлар батальоны тарафыннан аяусыз бастырыла. Кешеләр тән җәзасына дучар ителә, күтәрелгән крәстияннәрнең җитәкчеләрен каторга эшләренә, бер өлешен – Себергә һәм арестант роталарына хөкем итәләр.

Әлеге вакыйгалар, җирле шәкертләр тарафыннан язылган «Урта Тигәнәле бәете» тарихи татар җыр-бәетендә яктыртыла.

Авылда 1878, 1890 (янган мәчет урынында 1854 ел тирәсендә төзелә) һәм 1907 елларда төзелгән 3 мәчет, мәдрәсә (1922 елга кадәр эшли) була.

ХХ йөз башында 7 җил тегермәне, 2 ярма яргыч, йон тетү остаханәсе, 14 вак-төякләр кибете, дүшәмбе базары (1926 елда ябыла) эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 3392 дисәтинә тәшкил итә.

1930 елларда ике мәчетнең манарасын кисәләр, биналарын клуб һәм ашлык амбары (1943 елда яна) буларак файдаланалар, өченче мәчетне сүтәләр. 1926 елда чыккан зур янгын 30 якын йортны юк итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Спас өязе Полянка волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Спас кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Чистай, 1935 елның 25 гыйнварыннан – Алексеевск, 1963 елның 1 февраленнән – Чистай, 1964 елның 4 мартыннан Алексеевск районнарында.

Хәзер Урта Тигәнәле авыл җирлегенә үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елларда авылда «Кызыл Октябрь» колхозы оештырыла (беренче рәисе –Ш.Җиһаншин). 1950 елларда эреләндерү нәтиҗәсендә Ворошилов исемендәге колхоз оештырыла. 1957 елдан алдынгы «Алга» колхозының үзәк утары.

Халкы күбесенчә «Алга» колхозында эшли (кырчылык, ит-сөт терлекчелеге, дуңгыз асрау).

2003 елда авылда сусаклагыч төзелә.

Мәгариф һәм мәдәният

1924 елда башлангыч мәктәп ачыла. 1931 елда сүтелгән мәчет һәм йорт-җиреннән куылган крәстиян өе бүрәнәләреннән җидеееллык мәктәп бинасы төзелә, 1954 елда –сигезьеллык, 1955 елда урта мәктәп итеп үзгәртелә. 1975 елда 450 укучыга исәпләнгән гадәти ике катлы бина төзелә.

1985 елда балалар бакчасы ачыла (2007 елдан мәктәп бинасында урнаша).

1930 елда йорт-җирләреннән куылган авыл халкының сүтелгән өйләре бүрәнәләреннән 20 урынга исәпләнгән хастаханә төзелә (балалар тудыру йорты, даруханәсе була, 1980 еллларда амбулаториягә үзгәртелә).

Урта мәктәп (1998 елдан аның каршында төбәк тарихы музее эшли), китапханәле мәдәният йорты (1988 елда төзелә), фельдшер-акушерлык пункты (2001 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында «Ак калфак» фольклор төркеме эшли.

1994 елда мәчет төзелә.

Авыл янында Идел буе Болгар дәүләте чорына караган 2 археология истәлеге табыла.

Күренекле кешеләре

Ш.В.Бикчурин (1893–1961) – ТАССР һәм РСФСРның атказанган табибе, ТАССР сәламәтлек саклау халык комиссары урынбасары, республиканың баш дәүләт санитария инспекторы, Республика клиник хастаханәсе баш табибе.

М.С.Хәлилов (1942 елда туган) – Алексеевск районы мактаулы гражданы, 1977–2009 елларда «Алга» колхозын җитәкли.

Халык саны

1782 елда – 246 ир заты;
1859 елда – 1385,
1897 елда – 1987,
1908 елда – 2426,
1920 елда – 2681,
1926 елда – 1850,
1938 елда – 1347,
1949 елда – 1088,
1958 елда – 1119,
1970 елда – 1244,
1979 елда – 963,
1989 елда – 744,
2002 елда – 689,
2010 елда – 602,
2015 елда – 662 кеше (татарлар).