Тарихы

Авыл 1680 елдан Починок Манай Враг исеме белән билгеле. Н.И.Шишкин мәгълүматларына караганда, авыл халкы − татарларның бер өлеше Алабуга Троица монастыре монахлары тарафыннан христианлыкка кабул ителәләр XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, ятьмә үрү таралган була.

1859 ел мәгълүматларына караганда, авылда почта станциясе (почта тракты уза) урнашкан була. XX йөз башында авылда земство мәктәбе (1911 елда ачыла, 1920 елда 29 ир бала, 12 кыз бала укый), китапханә (1911 елдан) эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 859,5 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1921 елга кадәр авыл Вятка губернасының Алабуга өязе Күрәк волостена керә. 1921 елдан ТАССРның – Алабуга, 1928 елдан Чистай кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Бондюг, 1931 елның 20 гыйнварыннан – Алабуга, 1935 елның 10 февраленнән – Бондюг, 1963 елның 1 февраленнән – Алабуга, 1985 елның 15 августыннан Менделеевск районында.

Хәзер Монай авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “Кызыл Армия” колхозы оештырыла. 1958 елда “Кызыл Армия”, “Яңа тормыш” (хәзерге вакытта юкка чыккан Полянка авылы), “Память Ленина” (Татар Чаллысы авылы) “Память Ленина” колхозына берләшәләр (колхоз идарәсе Татар Чаллысы авылында). 1964 елдан “Память Ленина” колхозы идарәсе Монай авылында урнаша.

1970 елда “Память Ленина” колхозы “Бондюг” совхозына керә (үзәк утары Татар Чаллысы авылында; яшелчәчелек). 1991 елда “Бондюг” совхозының 2 нче бүлеге базасында “Татарстан” колхозы оештырыла (Монай авылы). 1992 ел мәгълүматларында, авыл “Татарстан” колхозы составында (Монай авылы).

Халкы күбесенчә “Аммоний” акционерлык җәмгыятендә (Менделеевск шәһәре), Алабуга һәм Чаллы шәһәрләре предприятиеләрендә, “Сейталиев В.Р.” (кошчылык), “Антипов А.И.” (умартачылык, үсемлекчелек) крәстиян фермер хуҗалыкларында эшлиләр.

Мәгариф һәм мәдәният

2004 елга кадәр авылда башлангыч мәктәп эшли.

“Тургай” балалар бакчасы (бинасы 1985 елда төзелгән), мәдәният йорты (1993 елга кадәр клуб), китапханә (1999 елдан), фельдшер-акушерлык пункты (2013 елдан, күпфункцияле үзәк бинасында) бар.

Авылда известьташтан ясалга ике кәшәнә баганасы – керәшен татарларның дини йолаларын үткәрү урыны бар.

Халык саны

1859 елда – 227,
1887 елда – 352,
1905 елда – 453,
1920 елда – 584,
1926 елда – 647,
1938 елда – 624,
1949 елда – 432,
1958 елда – 380,
1970 елда – 425,
1979 елда – 301,
1989 елда – 305,
2002 елда – 501,
2010 елда – 494,
2017 елда – 525 кеше (руслар – 40%, керәшен татарлар – 31%, мөселман татарлар – 25%).