Тарихы

Авыл 1710 елдан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Тигине, Тигәнәле, Чуаш Тигәнәлесе, Чуаш Болагы исемнәре белән дә билгеле.

XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре (элекке йомышлы һәм ясаклы крәстияннәр) катлавына керә. Халкы игенчелек һәм терлекчелек, он тарту белән шөгыльләнә.

Авыл Лягушкино авылының (хәзер Родники) Рождествено чиркәве приходына карый.

ХХ йөз башында авылда 3 җил тегермәне, вак-төякләр кибете эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 679,4 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Спас өязе Полянка волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Спас кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Биләр, 1963 елның 1 февраленнән – Чистай, 1964 елның 4 мартыннан Алексеевск районнарында.

Хәзер Родники авыл җирлегенә керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда К.Маркс исемендәге колхоз оештырыла, 1965 елда – «Разумовский», 1983 елда – «Родники» совхозлары составына керә (1996–2002 елларда «Родники» күмәк предприятиесе).

Халкы күбесенчә «Сөт Иле» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять бүлекчәсендә эшли (кырчылык, ит-сөт терлекчелеге).

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда клуб, фельдшер-акушерлык пункты бар.

2000 еллар башына кадәр башлангыч мәктәп, балалар бакчасы эшли.

2011 елда элекке мәктәп бинасында «Взыскание погибших» Мәрьям Ана иконасы гыйбадәт йорты ачыла.

Авылдан 800 м көньяк-көнчыгыштарак Идел буе Болгар дәүләтенең монголларга кадәрге чоры авыллыгы табыла.

Халык саны

1782 елда – 66 ир заты;
1859 елда – 191,
1897 елда – 334,
1908 елда – 360,
1920 елда – 398,
1926 елда – 321,
1938 елад – 256,
1949 елда – 205,
1958 елда – 186,
1970 елда – 257,
1979 елда – 251,
1989 елда – 207,
2002 елда – 229,
2010 елда – 175,
2015 елда – 203 кеше (чуашлар).