Тарихы

1678 елдан мәгълүм. XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук киез итек-киез басу һәм баш киемнәре тегү тарала.

XX йөз башында авылда мәчет, мәктәп, тегермән, вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1187,4 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Мамадыш өязе Бөкмеш волостена керә.

1920 елдан – ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Саба районында.

Хәзер – Тимершык авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында «Кызыл тау-I» колхозы оештырыла (беренче рәисе – Ш.Гайнетдинов).

1959 елдан авылда – Пушкин исем. (авылда үзәк утар урнаша; хуҗалыкка шулай ук Кызыл Мишә, Тимершык, Көек, Сабай авыллары керә), 1962 елдан – XXII партсъезд исем. (үзәк утары – Тимершык авылы; хуҗалыкка шулай ук Кызыл Мишә, Көек, Сабай авыллары керә), 1988 елдан – «Алга» (авылда үзәк утар урнаша), 1993 елга кадәр – «Татарстан» (үзәк утары – Тимершык авылы) колхозлары, 1995 елдан – «Алга» күмәк предприятиесе, 2004 елдан «Болгар» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (авылда үзәк утар урнаша) эшли. 2011 елдан Н.А.Шәйхуллин крестьян-фермер хуҗалыгы бар (сарыклар фермасы).

Халкы башлыча кырчылык һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда башлангыч мәктәп Тимершык урта мәктәбе филиалы (2005 елда яңа бина төзелә), «Сәйлән» балалар бакчасы (2005 елдан), мәдәният йорты, китапханә (1938 елдан, 2005 елдан – күп функцияле үзәк бинасында; 2014 елда Ш.Х.Биктимеров бүлмә-музее ачыла), фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (1995 елдан), шулай ук төзекләндерелгән «Югары оч» һәм «Атау» чишмәләре бар.

Minger Tower кунакханә комплексының бер өлеше булган Мингер Тауэр манарасы төзелгән (биеклеге – 66 м, Казан кремленең Сөембикә манарасы күчермәсе).

Авыл янында археология истәлеге – Миңгәр авыллыгы (гомумболгар ядкәре), авылдан төньяктарак, елганың болын өсте террасасында эпиграфика истәлеге – рельефлы язулы кабер ташы (җирле халык аны авылны нигезләгән Тимершәех кабере өстенә куелган дип исәпли) табыла.

Күренекле кешеләре

Р.Ә.Шәфикова (1940–1997) – вирусолог, ветеринария фәннәре докторы, профессор.

Авыл белән СССРның, РСФСРның, ТАССРның халык артисты Ш.Х.Биктимеровның балачак еллары бәйле.

Халык саны

1782 елда – 139 ир-ат;
1859 елда – 526,
1897 елда – 783,
1908 елда – 890,
1920 елда – 982,
1926 елда – 918,
1938 елда – 945,
1949 елда – 589,
1970 елда – 487,
1979 елда – 441,
1989 елда – 279,
2002 елда – 249,
2010 елда – 213,
2020 елда – 220 кеше (татарлар – 98%).