Биографиясе

1841 елның 20 июне, Казан – 1910 елның 19 августы, шунда ук.

А.М.Бутлеров шәкерте.

1862 елда Казан университетын тәмамлый, атаклы химиклар А.В.Г.Кольбе (Магдебург университеты, Германия) һәм Ш.А.Вюрц (Югары медицина мәктәбе, Париж) лабораторияләрендә эшли.

1865 елдан Казан университетында, 1871 елдан профессор, органик химия лабораториясе һәм кафедра мөдире.

А.М.Зайцев шәкертләр плеядасы тәрбияли, алар арасында Е.Е.Вагнер, С.Н.Реформатский, И.И.Канонников, А.А.Альбицкий, А.Я.Богородский, А.Е.Арбузов һәм башкалар бар.

1905 елда Рус физика-химия җәмгыяте президенты итеп сайлана.

Фәнни иҗаты

А.М.Зайцев азот кислотасы тиоэфирларының оксидлашу реакциясен өйрәнүне А.В.Кольбе лабораториясендә башлап җибәрә, күкертле органик кушылмаларның яңа классын ача. «Теоэфир оксидлары турында» дигән хезмәте өчен Лейпциг университеты тарафыннан аңа философия докторы дигән гыйльми дәрәҗә бирелә (1866).

А.М.Зайцевның шуннан соңгы тикшеренүләре химик төзелеш теориясен үстерүгә һәм камилләштерүгә юнәлтелә: ул натрий амальгамасы белән майлы кислоталар хлорангидридларын кайтарып, чикле спиртлар синтезлауның гомуми ысулын эшли, бу исә нормаль беренчел бутил спирты алу мөмкинлеге бирә (аның барлыгы химик төзелеш теориясе белән фаразланган була).

Е.Е.Вагнер белән бергәләп диэтилкарбинолны цинк һәм иодлы этил белән кырмыска кислотасының этил эфирына тәэсир итеп синтезлый. А.М.Зайцев әлеге хезмәте белән химик төзелеш теориясе нигезендә карбонил төркемендәге кислородны эфирлардагы углеводород радикаллары белән алмаштыру (карбонил төркеме радикаллар белән кушылмаган очракта) мөмкинлеге турындагы фаразының дөрескә чыгуын раслый.

А.М.Зайцев алкингалогенидлардан галогенводород кислоталары элементлары һәм/яки спирттан су аерылып чыгу кагыйдәсен (кара: Зайцев кагыйдәсе) һәм галогенводород кислоталары элементларының чиксез углеводородлар белән кушылуы кагыйдәсен исбатлый (кара: Зайцев – Вагнер кагыйдәсе).

Галоген-аллил-цинкорганик кушылмаларының эфирлар, карбон кислоталары ангидридлары, кетоннар белән үзара тәэсирләшүеннән чиксез спиртлар синтезлауны гамәлгә ашыра. А.М.Зайцев аллил радикаллы өченчел спиртлар алу ысулын икенчел һәм өченчел чиксез спиртлар синтезлауда да куллана (кара: Зайцев – Вагнер реакциясе). Күп кенә чиксез углеводородлар синтезлый, шуларның (бутил, диаллил һәм башкалар) төзелешен исбатлый, органик кушылмаларның яңа классын – лактоннарны ача.

А.М.Зайцев тарафыннан эшләнгән синтезлау ысуллары аңа (шәкертләре белән берлектә) бик күп чикле һәм чиксез спиртлар (күп атомлыларын да) һәм аларның кушылмаларын, чиксез кислоталар, оксикислоталар алу һәм өйрәнү мөмкинлеге бирә.

Хезмәтләре

Новый синтез алкоголей // Журнал Русского физико-химического общества. 1874. Т. 6 (автордаш).

Синтез диэтилкарбинола, нового изомера амильного алкоголя // Журнал Русского физико-химического общества. 290–308 б. (автордаш)

Курс органической химии. Казань, 1890–1892.

Әдәбият

Арбузов А.Е. Казанская школа химиков. Казань, 1971.

Волков В.А., Вонский Е.В., Кузнецова Г.И. Выдающиеся химики мира: биографическая справка. М., 1991.

Автор – В.Г.Абзалова