Тарихы

XVII йөзнең икенче яртысыннан мәгълүм. XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда чиркәү-приход мәктәбе (1884 елда ачыла), 3 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 971 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Троицк-Сәкинәс волостена керә. 1920 елдан ТАССР ның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан Мамадыш районында.

Хәзер Омар авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1928 елда – авылда Карл Маркс исемендәге колхоз, 1931 елда “Прикамский” колхозы оештырыла. Соңрак Молотов исемендәге колхоз составына керә. 1958 елда “Память Кирова” колхозы итеп үзгәртелә. 1959 елдан “Путь к коммунизму” колхозы составында (анда колхоз идарәсе урнаша), 1994 елда “Прикамье” күмәк предприятиесе итеп үзгәртелә (2008 елга кадәр). 2007 елдан хәзергә кадәр – “Омар” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (Омар авыл җирлегенә кергән барлык авыллар территориясендә).

Халкы кырчылык, терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

2015 елга кадәр башлангыч мәктәп – балалар бакчасы эшли.

Авылда мәдәният йорты, китапханә (1956 елдан), фельдшер-акушерлык пункты бар.

Халык саны

1782 елда — 174 ир-ат;
1859 елда — 597,
1897 елда — 786,
1908 елда — 1006,
1920 елда — 940,
1926 елда — 1050,
1938 елда — 934,
1949 елда — 455,
1958 елда — 411,
1970 елда — 373,
1979 елда — 307,
1989 елда — 378,
2002 елда — 255,
2010 елда — 152,
2017 елда — 115 кеше (руслар – 93%, татарлар – 7%).