1552 елда патша Иван IV гаскәрләренең шәһәрне алуын тасвирлаган рус чыганакларында искә алына.

Казансу яры буенда, Болак елгасы тамагы белән Нургали капкасы манарасы (соңрак Яшерен манара) янындагы шәһәр дивары астында урнашкан була.

Дженкинсон рәсемнәренә караганда, Даир мунчасы түбәсе күп гөмбәзле 1 катлы бина булган. XIII–XIV йөзләрдән башлап, Идел-Кама төбәге шәһәрләрендә киң таралган һәм Казан ханлыгын Рус дәүләте яулап алганнан соң юкка чыккан борынгы көнчыгыш мунчалары төренә карый. Җимерелү вакыты билгесез.