Тарихы

XVII йөздә нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Урта Өске исеме белән мәгълүм.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

1859 елгы мәгълүматлар буенча, авылда мәчет була.

XX йөз башында авылда тегермән, 2 ярма яргыч, вак-төякләр кибете эшли. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 872,2 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Келәүш волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тәкәнеш, 1963 елның 1 февраленнән – Мамадыш районында.

Хәзер Көмешкүл авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1924 елда авылда “Алгай” авыл хуҗалыгы ширкәте оештырыла. 1931 елда “Трактор” колхозы булдырыла. 1951 елда “Кызыл Байрак” (Көмешкүл авылы), Молотов исемендәге (Олы Өске авылы) колхозлары белән “Искра” колхозына берләштерелә. 1973 елда аның составына “Заря” колхозы (Гурьевка, Келәүш, Тугыз, Пойкино, Сарбаш авыллары) керә. 1978 елда “Искра” колхозыннан элекке “Заря” колхозы җирләренең бер өлеше аерыла (алардан “Вятка” совхозы булдырыла).

1994 елда – колхоз “Искра” күмәк предприятиесе, 2002 елда – “Туган як” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2004 елда “Туган як” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте итеп үзгәртелә.

Халкы кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1983 елга кадәр сигезьеллык мәктәп эшли. 1991 елда башлангыч мәктәп ачыла, 1934 елда башлангыч мәктәп – балалар бакчасы итеп үзгәртелә.

Авылда клуб, фельдшер-акушерлык пункты (2004 елдан) бар.

Авыл янында төзекләндерелгән чишмә бар.

Халык саны

1782 елда – 29 ир-ат;
1859 елда – 352,
1897 елда – 657,
1920 елда – 746,
1926 елда – 774,
1949 елда – 564,
1958 елда – 426,
1970 елда – 467,
1979 елда – 409,
1989 елда – 336,
2002 елда – 299,
2010 елда – 253,
2017 елда – 248 кеше (татарлар).