Биографиясе

1927 елның 18 феврале, Алма-Ата шәһәре – якынча 1992 ел, шунда ук.

Азәрбайҗан индустрия институтын тәмамлый (1949), шунда ук укыта (1950–1953). 1953–1992 елларда Казахстан Фәннәр академиясенең Геология фәннәре институтында, геологик тикшеренүләр тарихы һәм методикасы лабораториясе мөдире (1965 елдан), әйдәп баручы фәнни хезмәткәр (1987 елдан).

Хезмәтләре Казахстан территориясенең стратиграфиясе һәм палеонтологиясенә, геология тарихы һәм методологиясенә карый. Ә.М.Садыйков яңа фәнни формация – стратиграфия юнәлешен эшли, палеозой моллюсклары нигезендә Казахстан территориясенең геологик датасын билгели.

«СССРның геологик өйрәнелүе» томнарының берсенең («Геологическая изученность СССР», 40 т., 1–2 кис., «Южный Казахстан», М., 1986–88) мөхәррире.

Бүләкләре

Медальләр, Казахстан ССР Югары Советының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Идеи рациональной стратиграфии. А.-А., 1974.

Әдәбият

Казахская ССР: Краткая энцикл. А.-А., 1989. Т. 3.