- РУС
- ТАТ
федераль мәгълүмати-аналитик портал
2012 елда нигезләнә. Рус телендә нәшер ителә.
Гамәлгә куючысы: Р.Ә.Хәмидуллин.
Баш мөхәррире: Г.И.Биктимерова.
Islam Today басмасы баш битенең скриншоты (05.03.2026)
Исламга багышланган иң абруйлы һәм популяр рус телле ресурсларның берсе.
Порталда төрле темаларны колачлаган 130 000 нән артык материал бастырылган:
Порталның төп үзенчәлеге — катлаулы темаларга гади һәм аңлаешлы итеп сөйләшә белү. Шуңа күрә Islam Today ышанычлы белемгә һәм динне аңлы рәвештә тануга юл күрсәткеч булып тора.
Порталның идеологиясе нигезендә Татарстан һәм Россия мөселманнарына хас булган традицион кыйммәтләр ята: уртачыл карашлар, хәнәфи мәзһәбенә тугрылык, толерантлык һәм диʼнара диалог.
Islam Today сайты шулай ук Татарстанда мөселманнар тормышының төп вакыйгаларын яктырта. Шуның аркасында ул мәгърифәтчелек кенә түгел, ә тарихи функцияне дә үти: безнең төбәктә ислам үсеше этапларын теркәп бара.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.