Биографиясе

1930 елның 11 гыйнвары, Липецк өлкәсенең Задонск районы Гнилуша авылы – 2018 елның 18 мае, Мәскәү.

Новочеркасск политехник институтын тәмамлаганнан соң (1952), Ярославль моторлар заводында: мастер, пролёт башлыгы, цех башлыгы урынбасары, баш инженер урынбасары.

1961 елдан Ярославль ягулык аппаратурасы заводы директоры.

1966 елдан автомобиль двигательләре җитештерү идарәсендә баш инженер, бер үк идарә башлыгының беренче урынбасары, 1976–1981 елларда баш технолог идарәсе башлыгы, бер үк вакытта, 1979 елдан, СССР Автомобиль сәнәгате министрлыгы коллегиясе әгъзасы (Мәскәү).

1981–1984 елларда СССР автомобиль сәнәгате министры урынбасары, бер үк вакытта, 1981–1987 елларда, «КамАЗ» ҖБ генераль директоры.

1987–1991 елларда СССР дәүләт матди-техник тәэминат комитеты рәисенең беренче урынбасары (Мәскәү).

Фаустов җитәкчелек иткән чорда Кама автомобильләр заводы куәтләрен тизләтелгән үзләштерү тәэмин ителә. «КАМАЗ» ның автомобильләр техникасына автоүзәкләр челтәре, ремонт заводлары аша хезмәт күрсәтүнең фирма системасы камилләштерелә.

1750 мең м2 торак йорт, 13 мәктәп, 32 балалар бакчасы, пионер лагерьлары, хастаханә, 3 поликлиника, санаторий-профилакторий һ.б. файдалануга кертелә.

1984–1989 елларда СССР ЮС депутаты.

Бүләкләре

Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Барун В.Н. Ступени: Записки главного конструктора. Наб. Челны, 1997; 

Энциклопедия города Набережные Челны. К., 2007.