Биографиясе

1914 елның 20 августы, Могилев губернасы, Гомель өязе Хойники бистәсе — 2004 елның 27 августы, Казан.

Ленинград университетын тәмамлаганнан соң (1938), Воронеж 16 нчы моторлар заводының спектраль лабораториясе башлыгы булып эшли (1961 елга кадәр; 1941 елда завод Казанга эвакуацияләнә).

1961–1991 елларда Казан университетында, оптика һәм спектроскопия кафедрасы профессоры (1968 елдан).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре спектраль анализ һәм плазма спектроскопиясенә багышлана. Фишман плазманы диагностикалау алымнарын эшли. Спектраль линияләрнең Штарк константаларын тикшерә, аларга бәяләмә бирү алымнарын эшләп гомуми закончалыкларын ачыклый. Алмаш ток дугасы базасында яңа атомизатор эшли (аның физик һәм химик сыйфатлары тикшерелә), һавада элементлар (шул исәптән терекөмеш) концентрациясен билгеләүнең абсолют алымын, атом абсорбциясе нигезендә төрле температурадагы металл парларының эластиклыгын билгеләүнең яңа алымын уйлап таба.

Медальләр, ТАССР ЮС Президиумының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Методы количественного спектрального анализа. К., 1961; 

Статистическая регуляризация при обработке эксперимента в прикладной спектроскопии. К., 1986 (автордаш); 

Краткие очерки биографии. К., 1997; 

Electric arc atomization: experimental, theory. Analytical prospects // Progress in Analytical Atomic Spectroscopy. 1989. V. 12 (автордаш).