Эчтәлек

Лаеш шәһәреннән көнчыгышта Брыска (Түбә) күле янында урнашкан (Лаеш комплексы территориясе хәзерге вакытта Куйбышев сусаклагычы сулары астында кала).

Лаеш комплексы истәлекләрен өйрәнү-тикшерү эшләре XIX йөз ахырыннан алып барыла, 1960 елларда — Е.П.Казаков, П.Н.Старостин; 1970–1980 елларда Р.М.Фәттахов, К.А.Руденко һ.б. тарафыннан башкарыла. Комплекс авыллыклар, мөселман каберлекләре, туктаулыклар һ.б.ны үз эченә ала. Олы һәм Кече Чакма чокырлары янында урнашкан Лаеш авыллыгында торак урыннары, базлар, хуҗалык корылмаларыннан калган чокырлар ачыклана.

Лаеш комплексы территориясендә керамик савыт-саба кисәкләре, эш һәм сугыш кораллары, кием-салым детальләре, бизәнү әйберләре һәм тимердән, төсле металлдан, сөяк, пыяладан эшләнгән башка әйберләр табыла. Әйберләр комплексының төп өлеше Болгар һәм Алтын Урда археологик культуралары чорына карый.

Әдәбият

Казаков Е.П. Работы в Татарии // Археологические открытия 1974 года. М., 1975;

Археологическая карта Татарской АССР. Предкамье. М., 1981;

Казаков Е.П., Старостин П.Н., Халиков А.Х. Археологические памятники Татарской АССР. К., 1987;

Казаков Е.П., Руденко К.А., Газимзянов И.Р. Лаишевский могильник // Историко-археологическое изучение Поволжья. Йошкар-Ола, 1994;

Руденко К.А. Материальная культура булгарских селищ низовий Камы XI–XIV вв. К., 2001.

Автор — Е.П.Казаков