Тарихы

Авылга 1699 елга кадәр нигез салына. 1967 елга кадәр Лягушкино, революциягә кадәрге чыганакларда Шентала по речке Булаку исеме белән дә билгеле.

XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре (элекке йомышлы һәм ясаклы, казна крәстияннәре, чукындырылган мордвалар һәм керәшен татарлар) катлавына керә. Халкы күбесенчә игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

1879 елда авылда приход кешеләре акчасына Рождество Христово чиркәве төзелә (1937 елда ябыла, бинасы ашлык саклау урыны буларак файдаланыла, соңыннан сүтелә); чиркәү каршында китапханә була.

1884 елда авылда чиркәү-приход мәктәбе ачыла (беренче укытучысы һәм кануннар укытучысы – И.А.Краснов), башта 25 бала, 1904 елда 47 ир бала һәм 7 кыз бала укый.

ХХ йөз башында авылда волость идарәсе урнаша, кредит ширкәте, су һәм 4 җил тегермәне, 2 ярма яргыч, казна шәраб һәм 4 вак-төякләр, 2 квас, сыра һәм бал кибете, чәршәмбе базары эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1852,4 дисәтинә тәшкил итә.

Авыл Иске Шонталы авылының Рождествено чиркәве приходына карый.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Спас өязе Полянка волосте үзәге була. 1920 елдан ТАССРның Спас кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Биләр, 1963 елның 1 февраленнән – Чистай, 1964 елның 4 мартыннан Алексеевск районнарында.

Хәзер Родники авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда «Нацмен» колхозы оештырыла, 1931 елда «Победа Сталина» итеп үзгәртелә, 1957 елда – Бутлеров исемендәге совхоз, 1965 елда – «Разумовский» совхозы составында. 1983 елда «Разумовский» совхозыннан мөстәкыйль «Родники» совхозы бүленеп чыга (1996–2002 елларда «Родники» күмәк предприятиесе).

Халкы күбесенчә «Сөт Иле» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять бүлекчәсендә эшли (кырчылык).

Мәгариф һәм мәдәният

1933 елда җидееллык колхоз яшьләре мәктәбе ачыла, 1964 елда – сигезьеллык (махсус бина төзелә), 1933 елда – урта мәктәп итеп үзгәртелә.

Авылда урта мәктәп (1998 елдан аның каршында төбәк тарихы музее эшли; бинага Берёзовка авылында туган генерал-майор Ф.И.Галкин хөрмәтенә истәлек тактасы куелган), мәдәният йорты, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты, Рождество Христово гыйбадәт кылу йорты (1996 елда ачыла, 2015 елдан XIX йөз кирпеч бинада урнаша, биредә революциягә кадәр икмәк пешерү йорты урнаша).

Авыл янында Имәнкискә культурасына караган 2 археология истәлеге табыла.

Халык саны

1782 елда – 155 ир заты;
1859 елда – 871,
1897 елда – 1447,
1908 елда – 1754,
1920 елда – 1658,
1926 елда – 1271,
1938 елда – 791,
1949 елда – 479,
1958 елда – 537,
1970 елда – 510,
1979 елда – 374,
1989 елда – 266,
2002 елда – 215,
2010 елда. – 163,
2015 елда – 153 кеше (мордвалар-эрзя).