Тарихы

Авылга XVII уртасында нигез салына. 1730 елдан отставкагадагы солдатлар авылы буларак төзелә. Революциягә кадәрге чыганакларда Слобода Егорьевская, Георгиевская Шама исемнәре белән дә билгеле.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре (шул исәптән элекке игенче солдатлар) катлавына керә. Бу чорда халкы күбесенчә игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Авылда руслар, татарлар һәм чуашлар яши. Халкының өчтән бер өлеше мөселманнар һәм мәҗүсиләр була.

1831 елда авыл халкының бер өлеше игенче солдатларны салым түләүчеләр катлавына күчерүгә каршы чыга (чыгышлар бастырыла, актив катнашучылар Себергә һәм Кавказга хәрәкәттәге армиягә җибәрелә).

1865 ел тирәсендә «биш вакытлы» манарасыз мәчет төзелә, 1890 елларда яраксыз хәлгә килә, 1910 елда яңа мәчет төзелә (1930 елда ябыла, бинада клуб, склад урнаша, соңыннан сүтелә).

Православие динендәгеләр Биләрдәге Михаил-Архангел чиркәве приходына карый. 1905 елда Синод акчасына һәм приход кешеләре иганәсенә агач Георгий чиркәве төзелә (1939 елда ябыла, бинасы тулы булмаган урта мәктәпкә тапшырыла, соңыннан сүтелә).

1878 елда отставкадагы солдат С.А.Федосов теләгән кешеләрне түләүле укырга-язарга өйрәтә башлый.

1884 елда Биләр рухание В.Н.Дьяконов башлангычы белән чиркәү-приход мәктәбе ачыла, мәктәп өчен авыл крәстияннәре класс бүлмәсе һәм укытучы өчен фатиры булган йорт сатып алып бирәләр. Башта 80 ир бала һәм 10 кыз бала укый, һәм руслар, һәм чуашлар, шулардан уналтысы мәҗүси, 1904 елда 58 ир бала һәм 27 кыз бала укый. 1911 елда мәктәп өчен кирпеч бина төзелә (сакланган).

ХХ йөз башында 2 җил тегермәне, 3 вак-төякләр кибете эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 2471 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Биләр волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Чистай кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Биләр, 1963 елның 1 февраленнән – Чистай, 1964 елның 4 мартыннан Алексеевск районнарында.

Хәзер Биләр авыл җирлегенә керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елада авылда «Октябрь» (татарлар һәм чуашлар) һәм «Трудовик» (руслар) колхозлары оештырыла. 1959 елда Я.Свердлов исемендәге колхоз составына керәләр, 1980 елда аннан «Дружба» колхозы бүленеп чыга (1995–2000 елларда «Шәмә» күмәк предприятиесе, 2000–2005 елларда«Биләр» күмәк предприятиесе составында).

Халкы күбесенчә «Красный Восток Агро» ачык акционерлык җәмгыяте бүлекчәсендә эшли (кырчылык, ит терлекчелеге).

Мәгариф һәм мәдәният

1939 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1940 елда – җидееллык (1949 елда укытучы Ф.Н.Гинятова Ленин ордены белән бүләкләнә), 1922 елда – урта мәктәп итеп үзгәртелә, 1993 елда балалар бакчасы белән берләштерелә, 2012 елдан – төп мәктәп (1980 елдан аның каршында төбәк тарихы музее эшли). 1967 елда яңа мәктәп бинасы төзелә.

Авылда мәктәп, балалар бакчасы, китапханәле мәдәният йорты (1989 елда төзелә), фельдшер-акушерлык пункты бар.

Авыл янында 3 археология истәлеге, шул исәптән IX–X йөзләргә караган берничә курган табыла.

Халык саны

1859 елда – 668,
1897 елда – 1463,
1908 елда – 1632,
1920 елда – 1838,
1926 елда – 1390,
1938 елда – 1179,
1949 елда – 835,
1958 елда – 710,
1970 елда – 669,
1979 елда – 573,
1989 елда – 476,
2002 елда – 468,
2010 елда – 434,
2015 елда – 450 кеше (чуашлар – 45%, руслар – 40%).