Административ-территориаль буйсынуы

Поселокка 1920 еллар башында нигез салына.

Нигез салынган көннән ТАССРның Спас кантоны Левашёво волостена керә. 1930 елның 10 августыннан – Биләр, 1935 елның 25 гыйнварыннан – Алексеевск, 1963 елның 1 февраленнән – Чистай, 1964 елның 4 мартыннан Алексеевск районнарында.  

Хәзер Ромодан авыл җирлегенә керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елларда авылда Чапаев исемендәге колхоз оештырыла. 1957 елдан –«Большевик», 1971 елдан «Ромодан» совхозлары составында (1995–2001 еллларда «Ромодан» күмәк предприятиесе).

Халкы күбесенчә «Красный Восток Агро» ачык акционерлык җәмгыяте бүлекчәсендә эшли (кырчылык, сөт терлекчелеге).

Мәдәният

Поселокта клуб, фельдшер-акушерлык пункты бар.

Халык саны

1926 елда – 65,
1938 елда – 75,
1949 елда – 128,
1958 елда – 181,
1970 елда – 175,
1979 елда – 154,
1989 елда – 103,
2002 елда – 101,
2010 елда – 85,
2015 елда – 81 кеше (чуашлар, руслар).