Тарихы

Авылга XVIII йөздә нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Чирмешән, Крутояр, Крутые горы исеме белән дә билгеле; 1967 елның 11 августына кадәр Абалдуевка (Обалдуевка) исемендә.

Башта халкы алпавыт крәстияннәре (1770 елларда алпавытлары М.С.Обалдуева була) XIX йөзнең беренче яртысында экономик, ясаклы, казна крәстияннәре катлавына керә. Халкы игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

1883–1888 елларда авылда танылган Казан архитекторы П.В.Тихомиров проекты белән приход кешеләре акчасына һәм Синод субсидиясенә агач бер диндәгеләр (иске дин тарафдарлары) Троица Живоначальная чиркәве төзелә (1930 елларда ябыла, ярым җимерек хәлдә, архитектура истәлеге).

1900 елда чиркәү-приход мәктәбе ачыла, 22 ир бала һәм 17 кыз бала укый.

ХХ йөз башында авылда су һәм 3 җил тегермәне, 2 вак-төякләр кибете эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1284 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Спас өязе Мораса волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Спас, 1924 елдан Чистай кантоннарында.

1930 елның 10 августыннан – Биләр, 1963 елның 1 февраленнән – Чистай, 1964 елның 4 мартыннан Алексеевск районнарында.

Хәзер Зирекле авыл җирлегенә керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда «Искра» колхозы оештырыла, 1933 елда «Заветы Ленина» колхозы составына керә (1973 елдан «Зирекле» совхозы, 1995–2005 елларда «Зирекле» күмәк предприятиесе).

Халкы күбесенчә «Красный Восток Агро» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять бүлекчәсендә эшли (кырчылык, сөт терлекчелеге).

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда клуб, фельдшер-акушерлык пункты бар. 2000 еллар башына кадәр башлангыч мәктәп эшли.

Авыл янында буралы курган культурасы һәм Идел буе Болгар дәүләтенең монголларга кадәрге чорына караган 6 археология объекты табыла.

Халык саны

1782 елда – 71 ир заты;
1859 елда – 446,
1897 елда – 871,
1908 елда – 852,
1920 елда – 820,
1926 елда – 804,
1938 елда – 593,
1949 елда – 367,
1958 елда – 318,
1970 елда – 265,
1979 елда – 125,
1989 елда – 113,
2002 елда – 116,
2010 елда – 103,
2015 елда – 104 кеше (руслар).