Биографиясе

1816 елның 15 марты, Санкт-Петербург –1881 елның 19 декабре, Павловск шәһәре, хәзерге Ленинград өлкәсе.

Петербург университетын тәмамлый (1834 ел).

1834–1836 елларда Тышкы эшләр министрлыгының Азия департаментында Шәрекъ телләре гыйльми бүлекчәсендә эшли.

1838–1844 елларда Одесса шәһәрендәге Ришелье лицеенда Шәрекъ телләре укыта, фәнни максатларда Истанбул, Кишинёв шәһәрләрендә, Кырым ярымутравында була.

1842 елда Мәскәү университетында «Алтын Урда ханнарының рус руханиларына биргән ярлыкларының чынлыгы хакында» дигән темага диссертация яклый.

1844–1880 елларда Тышкы эшләр министрлыгында хезмәт итә.

1851–1862 елларда Оренбургта: Сырдәрья төбәгенә оештырылган поход вакытында яу канцеляриясе мөдире (1853 ел), Оренбург чик буе комиссиясе рәисе (1854 ел).

1863 елдан Петербург университетында, Шәрекъ телләре докторы, Көнчыгыш факультеты каршындагы Шәрекъ кафедрасы мөдире (1878 елга кадәр). Бер үк вакытта 1873–1878 елларда Көнчыгыш факультеты деканы.

Россиядә беренче булып Шәрекъ илләре тарихы буенча университет курсы укый.

1867 елда Рус археология җәмгыятенең Шәрекъ бүлекчәсе идарәчесе итеп сайлана.

«Правительственный вестник» басмасының мөхәррире була (1869 ел).

 Соңрак Матбугат эшләре буенча баш идарә җитәкчесе (1874–1880 еллар).

Шәркыятьчеләрнең 3 нче Халыкара конгрессын оештыручыларның берсе һәм аның рәисе (1876 ел, С.-Петербург).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре Россиядәге төрки телле халыкларның географиясенә, тарихы, этнографиясе, нумизматикасы, язма чыганакларына һәм Россия шәркыять фәне мәсьәләләренә карый.

В.В.Григорьевның гыйльми мирасында «Хәзәрләрнең сәяси тарихына күзәтү» («Обзор политический истории хазаров», СПб., 1835 ел), «Алтын Урда башкаласы Сарайның урыны турында» («О местоположении Сарая, столицы Золотой Орды», СПб., 1845 ел, «Сарай хәрабәләре янында табылган Алтын Урда тәңкәләре хәзинәсен тасвирлау» («Описание клада золотоордынских монет, найденных близ развалин Сарая», СПб., 1848 ел) хезмәтләре аерым урын алып тора.

Урта Азия тарихына караган «Кабулистан һәм Кафиристан» («Кабулистан и Кафиристан», СПб., 1867 ел) исемле фундаменталь хезмәт һәм К.Риттерның «Шәркый Төркестан» китабы (СПб., т. 1-2, 1869–1873 еллар) тәрҗемәсенә өстәмәләр авторы.

Хезмәтләре

Еврейские религиозные секты в России. СПб., 1846;

Четырёхлетние археологические поиски в развалинах Сарая. СПб., 1847;

Монеты афганских султанов Индии, найденные в развалинах Сарая. СПб., 1848;

Описание Хивинского ханства и дороги туда из Сарайчиковской крепости. СПб., 1861;

Императорский Санкт-Петербургский университет в течение первых пятидесяти лет его существования. СПб., 1870.

Әдәбият

Веселовский Н.И. Василий Васильевич Григорьев по его письмам и трудам. 1816–1881. СПб., 1887;

Бартольд В.В. Материалы для истории факультета восточных языков. СПб., 1909. Т. 4;

Крачковский И.Ю. Очерки по истории русской арабистики. М.–Л., 1950.

Автор – М.Г.Госманов