Тарихы

Авылга XVIII йөзнең беренче яртысында нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Архангелский исеме белән дә билгеле.

1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә. XVIII йөздә алпавытлары – П.Левашёв, Н.Г.Змиев, С.М.Болтин, соңрак Толстойлар, А.А.Ростовский, А.А.Ниротморцев, Н.А.Воецкая; 1872 елда җирләрне Н.И.Крамер сатып ала. 1850 елларда Левашёвода хәрби ведомстводан чыгарылган кантончылар яши.

1775 елда алпавыт Левашёвлар акчасына агач Архангел Михаил чиркәве төзелә (1933 елда яна). 1870 елда В.Л.Толстой акчасына таш Владимир чиркәве төзелә (Нарышкин бароккосы стилендә), 1929 елда ябыла, өлешчә сакланган, архитектура истәлеге.

1886 елда попечитель А.К.Крамер йортында земство мәктәбе ачыла, 40 ир бала һәм 5 кыз бала укый, 1910 елда – 300 якын бала. 1895 елда земство хастаханәсе ачыла, соңрак Войкино авылына күчерелә.

ХХ йөз башында авылда волость идарәсе урнаша, кредит ширкәте, телефон станциясе, 4 тимерчелек, 3 ярма яргыч, 7 җил тегермәне, 3 вак төякләр кибете эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 3021 дисәтинә тәшкил итә.

1933 елда Левашёво авылында чыккан зур янгын 100 хуҗалыкны юк итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Спас өязе Левашёво волосте үзәге була. 1920 елдан ТАССРның Спас кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Алексеевск, 1963 елның 1 февраленнән – Чистай, 1964 елның 4 мартыннан Алексеевск районнарында.

Хәзер Левашёво авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда «Ударник» колхозы оештырыла (беренче рәисе – А.М.Чернов), 1939 елда колхоздан «Стахановец» колхозы бүленеп чыга. 1957 елда «Левашёво» совхозы оештырыла (1996.–2004 елларда «Левашёво» күмәк предприятиесе).

Халкы күбесенчә «Красный Восток Агро» акционерлык җәмгыяте бүлекчәләрендә эшли. 2000 елларда «Красный Восток Агро» тарафыннан авылда Левашёво элеваторы (ТРда иң зурлардан берсе), 2007 елда автоматлаштырылган сөт мегафермасы төзелә (6 мең баш терлеккә һәм елына 34 миллион литр сөт җитештерүгә исәпләнгән).

Мәгариф һәм мәдәният

1924 елда земство мәктәбе нигезендә крәстиян яшьләр мәктәбе ачыла, 1930 елда – җидееллык, 1964 елда –сигезьеллык, 1966 елда – урта, 2017 елда тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә. 1964 елга кадәр мәктәп Крамеровларның элекке утар-йортында урнаша.

Авылда тулы булмаган урта мәктәп (1995 елда яңа бина төзелә), мәдәният йорты, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты эшли.

Авылдан 2 км төньяк-көнчыгыштарак Идел буе Болгар дәүләтенең монголларга кадәрге чоры археология истәлеге – Левашёво авыллыгы урнашкан.

Күренекле кешеләре

А.И.Бирюлин (1929–1992) – Социалистик Хезмәт Герое, В.И.Ленин исемендәге Казан фәнни-җитештерү берләшмәсе токаре (хәзер Казан дары заводы);

Р.Р.Нәҗмиева (1961 елда туган) – үсемлекчелек галиме, ТРның Дәүләт бүләге лауреаты;

Г.Н.Прытков (1948 елда туган) – В.И.Качалов исемендәге Казан Зур драма театры актеры һәм режиссеры, педагог, ТАССРның һәм РФнең халык артисты, РФнең атказанган артисты.

Халык саны

1782 елда – 284 ир заты;
1859 елда – 1033,
1897 елда – 1520,
1908 елда – 2009,
1920 елда – 1502,
1926 елда – 1258,
1938 елда – 946,
1949 елда – 622,
1958 елда – 713,
1970 елда – 616,
1979 елда – 531,
1989 елда – 393,
2002 елда – 412,
2010 елда – 400,
2015 елда – 424 кеше (руслар).