Административ-территориаль буйсынуы

Поселокка 1910 елларда нигез салына, Казан губернасының Лаеш өязе Алексеевск волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Лаеш, 1922 елдан – Чистай кантоннарында.

1930 елның 10 августыннан – Алексеевск, 1963 елның 1 февраленнән – Чистай, 1964 елның 4 мартыннан Алексеевск районнарында.

Хәзер Бутлеровка авыл җирлегенә керә.

Хуҗалык итү рәвеше

Халкы күбесенчә «Родина» колхозында эшли (кырчылык, дуңгыз асрау).

Мәдәният

Поселокта клуб бар.

Поселок янында неолит, энеолит һәм Идел буе Болгар дәүләте чорына караган 14 археология истәлеге табыла.

Халык саны

1920 елда – 84,
1926 елда – 85,
1938 елда – 128,
1949 елда – 128,
1958 елда – 136,
1970 елда – 156,
1979 елда – 107,
1989 елда – 71,
2002 елда – 85,
2010 елда – 77,
2015 елда – 74 кеше (чуашлар, руслар).