- РУС
- ТАТ
язучы
1952 елның 27 ноябре, Зәй районы Дүрт Мунча авылы – 2000 елның 23 июле, Казан, Дүрт Мунча авылында җирләнә.
Казан университетын (1976 ел) һәм Әдәбият институты каршындагы югары әдәби курсларны тәмамлый (Мәскәү, 1989 ел).
1976–1987 елларда «Ялкын» журналы редакциясендә әдәби хезмәткәр, өлкән мөхәррир, бүлек мөхәррире, җаваплы сәркәтип булып эшли.
1989–1991 елларда «Яшь ленинчы» (1990 елдан – «Сабантуй») газетасында бүлек мөдире.
1991 елдан «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясендә өлкән мөхәррир, тапшырулар алып баручы.
Әсәрләре 1970 елларда басыла башлый. Шигырьләре һәм поэмалары «Ут теле» (1982 ел), «Солдат абый» (1988 ел) җыентыкларында тупланган.
«Яшел алма» (1987 ел), «Су кызы» (1990 ел) повестьларында заман кешесенең әхлакый йөзе чагылыш таба.
Публицистик мәкаләләр авторы.
Камалов Б. Имтихан тапшырганда // Татарстан яшьләре. 1982. 2 октябрь;
Мингалим Р. Көтелгән кешеләр килә // Социалистик Татарстан. 1982. 11 июль.
Автор – Г.М.Габдулхакова.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.