Эчтәлек

Тарихы Н.М.Чижова басмаханәсеннән башлана, 1910 елда аңардан В.З.Еремеев сатып ала. 1911 елдан «В.Еремеев һәм А.Шашабрин сәүдә йорты басмаханәсе» дип атала.

Наширләре – китап сатучы Ш.Хөсәенов варислары – «Галия» мәдрәсәсенең казакъ шәкертләре, казакъ язучылары К.Турагельдин һәм Р.Телешов, православие миссионерлары.

Дини эчтәлекле дәреслекләр, догалыклар, Коръән; Г.Рәшидинең 12 шигъри җыентыгы, В.Җәләл шигырьләре, «Кызлар дөньясы» исемле хикәяләр җыентыгы; инглиз философы Г.Спенсерның «Педагогика» исемле хезмәтенең русчадан татарчага тәрҗемәсе; медицинадан хезмәтләр, стена һәм өстәл календарьлары, «Журнал строительной комиссии по постройке городских казарменных зданий в г. Казани» (1911 ел) журналы, «Дәүләт ополчениесе дружинасы әгъзасының куен дәфтәре» («Записная книжка дружинника дружины государственного ополчения») һәм башкалар нәшер ителә.

1910–1915 еллар эчендә 377140 данә тираж белән 62 исемдә татарча китап чыгара. Сугыш, кәгазь булмау һәм эшчеләр җитешмәү сәбәпле, 1916 елдан басмаханәдә нәшер ителгән татарча басмалар кими, «Камско-Волжская речь» газетасы кушымтасы чыгудан туктый. 1916 елдан соң басмаханә турында мәгълүматлар юк.

Әдәбият

Каримуллин А.Г. Татарская книга начала XX века. Казань, 1974.