Татарстан территориясендә беренчеләрдән булып эшкәртелүче битумнар чыганагы.

Лениногорск районы территориясендә, Мордва Карамалысы авылыннан 1,5 км читтә, Чишмә елгасы бассейнында.

1970 елда ачыла, 1978 елдан эшкәртелә.

Татар гөмбәзенең көнбатыш сөзәклегенә, битумнарның төп ятмасы Пермь системасы Уфа ярусы утырмаларына туры килә, битум чагылмалары Казан ярусының кавернозлы известьташларында күренә.

Продуктив пластның яту тирәнлеге 60 тан 170 м га кадәр, уртача – 85 м; коллекторның токым массасы буенча битум белән туенганлыгы 7,5 тән 18,8% ка кадәр, уртача – 11,2%. Битумнарның баланс запасы 3,7 млн. т дан артык. Битумнар составында сирәк элементлар (V, Ni һәм башкалар) бар. Ванадий порфирин составы 340 тан (пласт эчендә яну) 600 г/т га кадәр (табигый режим), никельпорфириннар – 122 г/т.

Битумнарның баланс запасында (373 мең т) ваннадий күләме – 1,3 мең т дан артык, никель – 0,2 мең т га якын, күкерт – 152,9 мең т тәшкил итә (1992).

Пласт суларында бром бар.

Битумлы нефть пласт эчендә яндыру, пар, һава яки пар-газ тутыру ысулы белән чыгарыла.

Уртача тәүлеклек чыгару 33,9 т.