Биографиясе

1935 елның 5 ноябре, Столбище районы Усад авылы – 2017 елның 25 октябре, Казан шәһәре.

Казан университетын тәмамлый (1964 ел).

1958–1960 елларда Казанның «Теплоконтроль» заводында.

1960–1967 елларда ТАССР Җәмәгать тәртибен саклау министрлыгының социалистик милекне урлаулар белән көрәш бүлеге (ОБХСС) оперуполномоченные.

1970 елдан (бүленеп) Казан университетында, 1981–1992 елларда гражданлык хокукы һәм процессы кафедрасы мөдире, 1986 елдан кафедра профессоры, 1987–1992 елларда юридик факультет деканы.

1992–1995 елларда Мәскәү университетының Ульяновск филиалы юридик факультеты деканы. Бер үк вакытта, 1996–2004 елларда, Татар эшмәкәрлеккә булышлык итү институтының (ТИСБИ) гражданлык һәм эшмәкәрлек хокукы кафедрасы профессоры.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре җир, экология хокукына, табигый, матди һәм хезмәт ресурсларын нәтиҗәле файдалануны хокукый яктан тәэмин итү мәсьәләләренә карый.

Хезмәтләре

Предоставление и изъятие земель по советскому праву. Казань, 1972.

Охрана права государственной собственности на землю и права землепользования в СССР. Казань, 1976.

Ответственность за нарушение законодательства о землепользовании. М., 1981.

Охрана права государственной собственности на природные ресурсы СССР. Казань, 1982.

Әдәбият

Казанский университет (1804–2004): Биобиблиогр. словарь. Казань, 2004. Т. 3.

Автор – Е.Б.Долгов