Тарихы

XVIII йөздә нигез салына.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

1859 елгы мәгълүматлар буенча, авылда мәчет һәм поташ заводы була.

XX йөз башында 2 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 400 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Иске Комазан волостена керә. 1920 елдан ТАССР ның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан Мамадыш районында.

Хәзер Югары Ушма авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1960 еллар башында авыл “Татарстан” колхозы составына керә (Алкин, Югары Ушма, Иске завод, Хәсәнша, соңрак – Эшче авыллары). 1973 елда “Татарстан” колхозы – “Ушма” совхозы, 1994 елда – “Ушма” күмәк предприятиесе, 2002–2005 елларда “Ушма” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы итеп үзгәртелә.

Халкы кырчылык белән шөгыльләнә.

Күренекле кешеләре

Әхмәт Гадел (1942 елда туган) – шагыйрь, кинодраматург, Түбән Кама районының “Ленинская правда” газетасы хәбәрчесе (1966–1982 елларда).

Халык саны

1859 елда – 167,
1897 елда – 210,
1908 елда – 240,
1920 елда – 281,
1926 елда – 305,
1938 елда – 299,
1949 елда – 246,
1958 елда – 151,
1970 елда – 166,
1979 елда – 121,
1989 елда – 67,
2002 елда – 56,
2010 елда – 54,
2017 елда – 44 кеше (татарлар).