Биографиясе

1954 елның 23 августында Удмурт АССРның Можга шәһәрендә туган.

Пермь югары хәрби команда-инженерлар училищесен (1976), Ф.Э.Дзержинский исемендәге Хәрби академияне (1983, Мәскәү), РФ Хәрби Көчләре Генштабының хәрби академиясен (1996, Мәскәү) тәмамлый.

1976 елдан ракета гаскәрләрендә. 1983–1990 елларда полк штабы башлыгы, дивизия штабы башлыгы, 1992–1995 елларда дивизия командиры.

1995–1998 елларда стратегик ракета гаскәрләрендә армия командующиенең 1 нче урынбасары (Омск шәһәре).

Бүләкләре

«Хәрби хезмәтләре өчен» ордены, медальләр белән бүләкләнә.