1992–1999 елларда архитектор Ф.Ш.Галиев һәм инженер-конструктор С.П.Лихачёв проекты буенча төзелә. 1994 елдан эшли. Шәһәрнең иң югары нокталарының берсендә урнашкан. Комплекска мәчет һәм мәдрәсә биналары, чәйханәсе булган кунакханә, мәчетнең имам-хатыйбы өчен торак йорт керә.

«Җамигъ» – диагональ-үзәк композицияле гөмбәзле заллы һәм төп фасадка тоташучы биек манаралы (57 м) заманча мөселман дини корылмасы. Мәчетнең бинасы берничә бер катлы турыпочмаклы күләмнән гыйбарәт, алар бер-берсенә Төньяк-Көньяк диагональ үзәк буенча тоташа һәм ир-атлар һәм хатын-кызлар аерым керү ишекләре булган бүлмәләрдән тора. Беренче тапкыр мәчет комплексында җеназа залы булдырыла. Ир-атларның антресольле гыйбадәт залы хатын-кызлар өчен ярымшарсыман гөмбәз (биеклеге идәннән 15 м, диаметры 18 м) белән ябылган. Мәчет композициясен төп керү урынының биек турыпочмаклы порталы һәм очлаеп торган һәм түгәрәк витраж тәрәзәләр тулыландыра. Мәчет фасадын эшләгәндә декоратив кирпеч стена, манарасын бизәгәндә үсемлек бизәкләре төшерелгән керамик плитәләр кулланыла.

Керү порталы тимпанына бормалы гарәп язуы белән «Байтулла» («Аллаһ йорты») дип язылган.

Автор – Х.Г.Надырова