Биографиясе

Гомер еллары: ? – 1615 ел тирәсе.

Ырыс бәкнең улы.

Әтисе белән Рус дәүләтенә каршы яуларда катнаша.

Әтисе үлгәч, сугышны дәвам иттерү, Кырым һәм Төркия белән бердәм булу тарафдары.

Динәхмәд ханның уллары – морзалар Ырыс Мөхәммәд һәм Иштирәк белән сугыша. 1590 еллар башында Җаек казаклары, Җан Арыслан олысына һөҗүм итеп, үзен һәм уллары Урак белән Зәрбәкне әсирлеккә төшерәләр.

Җан Арыслан русларга хезмәткә күчә, Әстерханда яши. Улларын Мәскәүгә китерәләр, Пётр һәм Александр исемнәре биреп, чукындыралар.

Соңрак Пётр (Урак) Урусов «Болгавыр заман»да Россия тарихында әһәмиятле роль уйный, кенәз Урусовлар династиясенә нигез сала.

Әдәбият

Новосельский А.А. Борьба Москов­ского государства с татарами в первой половине XVII в. М.-Л., 1948.

Автор – И.Л.Измайлов