Эчтәлек

1991 елда Татарстан Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтында Л.Г.Сәгъдиева, И.А.Щурина, Ф.М.Никитина, Л.С.Павлова тарафыннан чыгарыла.

Тиз өлгерешле, вегетация чоры 60–65 көн, сөрлегүгә чыдам. Тәбәнәк, нечкә нык сабаклы, аз яфраклы үсемлек. Себеркәче салынкы, көпшәк (йомшак), аз бөгелүчән. Яфраклары, сабаклары һәм башак тәңкәләре антоциан төстә. Бөртеге аксыл сары төстә, ярым түгәрәк. 1000 бөртекнең авырлыгы 6,8–7 г. Ярмасында 16,5% аксым бар.

«Удалое» сорты 1994 елдаРФнең Идел-Вятка һәм Көнчыгыш Себер төбәкләрендә чәчәргә рөхсәт ителә.

Әдәбият

Каталог научно-технической продукции. К., 2005.