Административ-территориаль буйсынуы

1929 елда нигез салына.

Оештырылган вакытыннан ТАССРның Мамадыш кантоны Сәрдек волосте составына керә. 1930 елның 10 августыннан – Кукмара, 1963 елның 1 февраленнән – Саба, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кукмара районында.

Хәзер Сәрдекбаш авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Тырыш” колхозы оештырыла (1952 елдан үзәк утары Сәрдекбаш авылында), 1960 елдан – “Россия” колхозы (Сәрдекбаш авылы), 1993 елдан – “Уңыш” крәстиян хуҗалыклары берләшмәсе (2003 елдан – “Уңыш” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы), 2007 елдан – “Бор” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (“Уңыш” бүлеге), 2015 елдан – “Исток Агро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2016 елдан – “Вахитов” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында.

Халкы күбесенчә “Вахитов” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә, крәстиян-фермер хуҗалыкларында эшли, кырчылык, яшелчәчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда башлангыч мәктәп (1941 елдан, 1984 елдан яңа бинада), клуб (1941 елдан, башта мәктәп бинасында, 1979 елдан яңа бинада), китапханә (1977 елдан), фельдшер-акушерлык пункты (1996 елдан), мәчет (2009 елдан) бар.

Халык саны

1938 елда – 283,
1949 елда – 260,
1958 елда – 243,
1970 елда – 341,
1979 елда – 306,
1989 елда – 247,
2002 елда – 264,
2010 елда – 255,
2017 елда – 281 кеше (татарлар).