Тарихы

Авылга XVII йөз уртасында нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Троицкий, Баран исемнәре белән дә билгеле.

1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә (алпавыт Арбузовлар һәм Ивановлар). Бу чорда халкы игенчелек һәм терлекчелек, мичкә ясау белән шөгыльләнә.

1770 елда авылда агач Троица чиркәве төзелә (1867 елда приход кешеләре акчасына яңадан төзелә), Изге Троица хөрмәтенә төп салкын һәм Рождество Христово хөрмәтенә җылы приделлары була (1940 елда ябыла, 1969 елда сүтелә).

1874 елда земство училищесе ачыла (бер класслы, агач йортта урнаша), 35 ир бала һәм 5 кыз бала укый, шул исәптән Бутлеровка авылыннан.

1886 елдан училище каршында 15 кешелек якшәмбе-кабатлау классы эшли. 1880 елларда училищенең попечителе В.В.Василькова була. 1903 елда анда 30 ир бала һәм 10 кыз бала укый. 

ХХ йөз башында авылда су тегермәне, 2 ярма яргыч, 3 вак-төякләр кибете эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 506,5 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Спас өязе Полянка волостена керә. Аннан соң ТАССРның Бөгелмә, 1924 елдан Чистай кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Биләр, 1963 елның 1 февраленнән – Чистай, 1964 елның 4 мартыннан Алексеевск районнарында. 1970 еллар башында Арбузов-Баран авылына Никольский Баран авылы кушыла.

Хәзер Урманасты Шонталысы авыл җирлегенә керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елларда Арбузов-Баран авылында «Волна Революции» колхозы оештырыла, 1970 елда «Алга» колхозы составына керә. 1987 елда «Чирмешән» колхозы бүленеп чыга (1996–1998 елларда «Чирмешән» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы).

Халкы күбесенчә «Нива» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә һәм башка авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә эшли (кырчылык, ит-сөт терлекчелеге).

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда клуб (2002 елдан яңа бинада), китапханә бар. 2006 елга кадәр башлангыч мәктәп эшли (хәзер балалар Зур Полянка авылы мәктәбендә укыйлар).

2010 елда кәшәнә, 2011 елдан яңа Троица Живоначальная чиркәве төзелә.

Авылдан ерак түгел республика күләме әһәмиятка ия Никольский-Баран комплексы урнашкан. Үз эченә Болгар чорына (X–XIII йөзләр). караган Никольский Баран I (җирле исеме «Шәһәрчек») һәм II шәһәрлекләрен, 3 авыллыкны һәм каберлекне ала.

Авыл янында барлыгы 12 археология объекты табыла.

Күренекле кешеләре

А.Е.Арбузов (1877–1968) – танылган галим-химик, СССР ФәннәрАкадемиясе академигы, Социалистик Хезмәт Герое (авыл зиратында аның бабасы, Изге Владимир IV ордены кавалеры В.Е.Арбузов (1800–1864) һәм әтисе Е.В.Арбузов күмелгән (1855–1924, кабере сакланган);

Н.П.Гречкин (1912–1984) – галим-химик, А.Е. и Б.А. Арбузовлар музей-йортын оештыручыларының берсе, Хезмәт Кызыл Байрагы һәм Кызыл Йолдыз орденнары кавалеры;

Н.А.Уразаев (1925–2002) – ветеринария фәннәре докторы, РСФСРның атказанган фән эшлеклесе, Казан ветеринария институтының ветеринария факультеты деканы.

Никольский Баран (юкка чыккан) – Советлар Союз Герое, артиллерист, гвардия өлкән сержанты И.Е.Кочневның (1921–1958) туган авылы; сугыштан соңгы елларда шушында авыл советы рәисе булып эшли.

Халык саны

1859 елда – 297,
1897 елда – 430,
1908 елда – 495,
1926 елда – 543,
1938 елда – 354,
1949 елда – 168,
1958 елда – 160,
1970 елда – 122,
1979 елда – 290,
1989 елда – 161,
2002 елда – 226,
2010 елда – 157,
2015 елда – 178 кеше (руслар).