Тарихы

Авылга XVII йөз уртасында нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Зирекле, Шонталы исемнәре белән дә билгеле.

XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә (элекке ясаклы һәм йомышлы крәстияннәр; чукындырылган мордва).

1898 елда авылда чиркәү-приход мәктәбе ачыла, 20 ир бала укый.

ХХ йөз башында авылда су тегермәне, 2 вак-төякләр кибете эшли, 80 хуҗалык исәпләнә.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 657,2 дисәтинә тәшкил итә. Авыл Иске Шонталы (хәзер Родники) авылының Рождество Христово чиркәве приходына карый.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Спас өязе Полянка волостена керә, аннан соң ТАССРның Спас кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Чистай, 1935 елның 10 февраленнән – Биләр, 1963 елның 1 февраленнән – Чистай, 1964 елның 4 мартыннан Алексеевск районнарында.

Хәзер Родники выл җирлегенә керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда «Нива» колхозы оештырыла, 1983 елда «Родники» совхозы составына керә (1996–2002 елларда «Родники» күмәк хуҗалыгы).

Мәдәният

Авыл янында Идел буе Болгар дәүләтенең монголларга кадәрге чоры 2 археология объекты табыла.

Халык саны

1782 елда – 49 ир заты;
1859 елда – 281,
1897 елда – 462,
1908 елда – 562,
1920 елда – 777,
1924 елда – 581,
1926 елда – 336,
1938 елда – 262,
1949 елда – 168,
1958 елда – 164,
1970 елда – 139,
1979 елда – 41,
1989 елда – 17,
2002 елда – 1,
2010 елда – 1 кеше (мордва),
2015 елда – даими яшәүчеләр юк.